22 февраль 2018 яңалыклары
-
Лениногорскида малаен атып үтергән әтине хөкем иттеләр
Фаҗига былтыр октябрь аенда Савочкино авылында булган иде. Улы хатыны белән авылга әти-әнисе янына кайта, ирләр арасында тавыш чыга. Әти-әнисе өендәге тәрәзәне ватып уллары хатыны белән урамга чыгып китә, алар авылдан китәргә булалар. Тик ярсыган әти, ау мылтыгын ала да алар артыннан китә. Беренче атудан ук улын яралый, бераздан ир...
-
Таһир Шәмсуаров: "Әтисе бар бала бәхетле"
Әтисе бар бала бәхетле Әни сүзен ешрак кулланабыз, Ул бирүче җирдә бәхетне. Өй тоткасы, иңне-иңгә куяр Әти барда әни бәхетле! Сирәк кенә кайчак карашында Кырыслык та аның сизелә. Тыштан гына шулай күренә ул - Балам диеп җаны өзелә! Җиң сызганып үз куышын кора, Яшәү нуры балкый ул йортта. Изге теләк...
-
Лениногорск районында ретро-автомобильләрдә узышачаклар
23 февральдә «Бәкер» трассасында «Авторалли-2018» спорт күңел ачу чарасы була: «Запорожец» ретро-автомобильләрендә узышачаклар. Катнашучыларга "Бәкер" шифаханәсе һәм «Авторетроклуб ГАЗ -21 Волга» республика клубы бүләкләре тапшырылачак. Башлана 10 сәгать 30 минутта. https://vk.com/bakirovo33
-
Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиядән сөт кертүне тыйды
Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Белоруссиядән сөт һәм сөт продукциясе кертүне вакытлыча тыйды. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә. Ведомство яңа чараларны илгә куркыныч булган сөт продукциясе кертү дәвам итү сәбәпле, чаралар күрергә мәҗбүр. Тыюлар Белоруссия ягы үз продукциясенең куркынычсызлыгын тәэмин итү вазгыятен җайга салганчыга кадәр дәвам итәчәк....
-
Әтием юк минем (тормыштан )
- Инзира, әтиебез үлде. Сине ул ярата иде. Ишетәсеңме, ул юк дөньяда, - диде Зәрига өзгәләнеп.- Инзира, иркәм, зинһар, тыңла сүземне. Гафу ит син аны... һәм тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, тик шалтыратучы туганын тыңлап та тормыйча: - Әтием юк минем, - дип сеңелесе трубкасын алып атты. Трубканы бәрсә дә,...
-
Лениногорскида Мәңгелек утка чәчәкләр салынды (ФОТОЛАР)
Ватанны саклаучылар һәм Совет Армиясенә 100 еле тулу уңаеннан шәһәребездә бәйрәм чаралары башланды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Бөек сугыш ветераны Михаил Новиков тантаналы төстә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. Чарада ветераннар, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Мәдәният Сараенда бу дата уңаеннан бәйрәм концерты үтте. Зилә Мөдәррисова фотолары
-
Диңгез флотына эләктең, егет (булган хәл)
Әгәр тыңламасаң, үзеңне армиягә алмыйлар, дип балачакта Гаделне һәрчак куркыта килделәр. Мәктәптә укыганда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә апасы, рус телен өйрәтүче Асия Талиповна: - Яхшы укы, дөрес һәм матур яз. Менә берзаман армиягә китәрсең. Хезмәт итүең турында әти-әниеңнәргә сәлам хатлары юлласың. Хаталы язсаң, кызлар көләр үзеңнән, - дип...
-
Шәһәрдәшебез Урал Фәтхуллинга 90 яшь (фотолар)
Бүген тыл хезмәтчәне Урал Фатыйх улы Фәтхуллинга 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, "Лениногорскнефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Минзакир Нуриев һәм 6нчы ТОС рәисе урынбасары Наталья Копылова килделәр. Тантана сәбәпчесен юбилее белән котлап РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм...
-
Май чабу, Лениногорск-2018
-
Лениногорскида төзелештән инструментлар урлаганнар
9-10 февральдә үзәк район хастаханәсе территориясендәге төзелеш объектыннан 30 меңлек төзелеш объектлары урлаганнар. Бу турыда Лениногорск эчке эшләр бүлегенә төзелештәге бригадир хәбәр итә. Тикшерү эшләре барышында, полиция хезмәткәрләре шул тирәдәге торак йорт фасадына куелган видеокамераның язмасын да ала. Анда өч ирнең урланган инструментларга охшаш әйберләр күтәреп баруы күренә. Әлеге ирләрнең...
-
Лениногорск әти-әниләре БДИ тапшырды (ФОТОЛАР)
Бүген, 22 февральдә безнең муниципаль район "БДИны ата-аналар да тапшыра" акциясенә кушылды. Әти-әниләр рус теленнән имтихан тапшырды. Әлеге чара икенче ел рәттән районда үткәрелә. БДИ тапшыру урыны булып шәһәрнең 7нче мәктәбе сайланган. Сәгать ун тулганчы әти-әниләр килеп басты. Ун тулгач аларны металл детектор аша уздырып керттеләр. Аннан аудиториядә быелгы Бердәм...
-
Лениногорскилыларга алма һәм йөземнең файдасы
Кешенең сәламәтлеге аның дөрес туклануына бәйле, дип юкка гына әйтмиләр. Алма һәм йөзем ашау аеруча файдалы. Алма Әгәр баш өянәге булачагын яисә башыгыз авыртачагын сизәсез икән, алма ашап куегыз һәм әлеге чирләр сезне борчымас. Көнгә 1 алма ашау тәннең С витаминына булган ихтыяҗының 1/4 өлешен бетерергә сәләтле. С витамины исә...
-
Лениногорскилылар Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
Лениногорск делегациясе бүген Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Бөек Ватан сугышында Ватанны яклап һәлак булган хәрбиләрне искә алырга республиканың барлык муниципалитетларыннан да делегацияләр килде. Безнең делегация 12 кешедән тора иде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бар иде. - Безгә...
-
Зеленая Роща китапханәсе әкиятләр сәхнәләштерә, укучыларны кызыксындыра
Зеленая Роща авылы китапханәсе "Безнең башлангыч. Фольклор укыйбыз" дигән акциягә кушылды. Ул Халыкара туган тел көне уңаенннан узды, дип хәбәр итә Әлфия Хафизова. Китапханәгә иң яшь укучылар килде. Китапханә хезмәткәрләре алар өчен "Туган тел, син нинди матур!" дигән темага әңгәмә уздырды. Татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. "Табышмакны әйтеп бетер" дигән...
-
Машинага дигән акчаны тычканнар ашаган
Акчаң булу белән мени ул, җәмәгать, аны ышанычлы урында саклый белергә дә кирәк. Ставрополь краенда яшәүче яшь гаиләнең бу җәһәттән тәҗрибәсе булмагандыр инде, алар 200 мең сум акчаны гараж киштәсендә саклап, харап иткәннәр - акчаны тычканнар кимергән. "Акчабызны сакларга банкка илтмәвебезгә бик үкенәм," - дигән яшь хуҗабикә Вера еларга җитешеп....