22 февраль 2018 яңалыклары
-
Лилия Хәйруллина “Гөлдания апа кызын ник тыймый икән?” диючеләргә җавап бирде
Лилия Хәйруллина җырчылар арасында сәхнә киемнәренең бөтенләй башка төрле булуы белән аерылып тора. "Изге Вәли" концертында чыгыш ясаганнан соң аның костюмы халыкта зур шау-шу уятты. Күпләр "Гөлдания апа кызын ник тыймый икән. Ул нәрсә ди икән?" дип язды. Аларга Лилия болай ди: - Минемчә, аларга татар эстрадасы бер соры масса...
-
Ташларга ашыкмагыз - файдасы бар
Сабынны беркайчан да бетканче кулланмыйбыз, шулай бит. Гел бәләкәй генә кисәге кала. Менә шуларны җыеп (балаларныкы я кер сабыны булса, яхшырак) барыгыз. Аларны әрәм итмичә өр яңа сабын эшләп була: катысын да, сыегын да. Каты сабын Кирәк әйберләр: сабын кисәкләре, пычак, кайнатылган җылы су (сабын кисәкләрен каплап торырлык күләмдә), калак,...
-
Лениногорск кызлары "Беренче адымнар" җыр фестивале җиңүчеләре
Чаллы шәһәрендә "Беренче адымнар-2018" республикакүләм җыр фестивале узды. Анда шәһәребезнең 11нче гимназия укучылары Аделина Загертдинова һәм Эвелина Михайлова катнашты һәм фестивальнең җиңүчеләре булды. Фәридә Әхмәтшина Котлыйбыз! автор фотолары
-
2017 елда Татарстан авылларында модульле 53 кибет төзелде
2017 елдан Татарстанда модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы тормышка ашырыла башлады. Ул авылларны стационар сәүдә нокталары белән тәэмин итү максатын тота. Программаны финанслауга 83,9 миллион сум юнәлтелде. 2017 елда бу акчаларга 30 авыл җирлегендә 53 кибет төзелде. татар-информ
-
Лениногорскиның 11нче гимназиясендә Туган тел көненә багышланган чара узды (фотолар)
21 февраль 11 нче гимназиядә Бөтендөнья туган тел көненә багышланган "Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем" дип исемләнгән шигырь бәйгесе узды. "Айсылу" балалар театры туган телебездә "Әнием,сина" спектаклен күрсәтте. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Җинүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр. Зөмәрә Шәрәпова автор фотолары
-
Лениногорскилыларны бушлай концертка чакыралар: Казаннан артистлар киләчәк
26 февральдә 17:00 сәгатьтә Мәдәният сараенда республика артистлары концерт куячак. "Яшьләр һәм уңышлылар" дип атала ул. Катнашалар: «Казан егетләре» төркеме, Зарина Вилданова, Мирсает Сөнгатуллин. Керү ирекле! Рәхим итегез!
-
Якташларыбыз Һади Атласи премиясенә лаек булды
"Халык дошманы" , "чит ил шымчысы" - бу нахак сүзләр бөек мәгърифәтче, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи тормышындагы кара тамга. 15 февральдә ул һәм аның тарафдарлары атып үтерелгәнгә 80 ел тулды. Бөгелмәдә узган фәнни-гамәли конференция һәм Һ. Атласи исемендәге премияне тапшыру тантанасы шул истәлекле датага багышланды, дип яза "Бөгелмә авазы"...
-
Түбән Чыршылы балаларын кунакка дәштеләр (фото)
Түбән Чыршылы авылы китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне кунакка - "Әбием әкиятләре"дип аталучы балалар иртәсенә дәште. Китапханәчеләр балаларны татар халык әкиятләре белән таныштырдылар, туган якны өйрәнү бүлмәсендә экскурсия үткәрделәр.
-
Мәскәү салкыннары Татарстанга килә
Мәскәүнең аномаль салкын һавасы Татарстан территориясендә дә күзәтеләчәк, дип хәбәр Татарстан Гидрометерология үзәге матбугат хезмәте. 23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска имрәк булачак, ә урыны белән 15-18 гә кадәр, дип яза "Интерфакс". Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлаганча, якындагы өч көндә аязучан болытлы һава булачак....