22 март 2016 яңалыклары
-
Ростовтагы самолетның һәлакәткә очравында яңа фараз калкып чыкты
Ростов-на-Дону шәһәрендәге Boeing самолеты биеклек руленең эштән чыгуы - кысылып калуы аркасында һәлакәткә очраган булырга мөмкин. Авиаһәлакәтне тикшерү барышы белән таныш чыганакка таянып, "Российская Газета" хәбәр итүенчә, төшеп утырыр алдыннан самолет 940 метр биеклеккә күтәрелә, аннары кинәт түбәнгә төшә башлый. Биеклек җирдән 270-300 метр калгач, самолет төшеп утыру полосасына егылып...
-
Брюссельдә бер-бер артлы шартлаулар булган: соңгысы метрода
Белгия башкаласы - Брюссельдә шартлаулар. Аның иң беренчеләре аэропортта булган. Аэропортта бер-бер артлы ике шартлау булган. Беренчесе терминалга керү урыныннан 200 метр читтә, икенчесе - тагын да көчлерәге - терминлда ук шартлаган. Халыкны эвакуациялиләр. Бераз вакыт узу белән Брюссель метросында да шартлау булуы турында хәбәр ителде. Анысы Евросоюз бинасына якын...
-
Россиядә тәрбиягә алуларын көтүче балалар саны ике тапкырга кимегән
Россиядә тәрбиягә алуларын көтүче балалар саны соңгы өч елда ике тапкырга кимегән. Бу хакта РФ Премьер-министры Дмитрий Медведевка киңәшмә вакытында вице-премьер Ольга Голодец җиткергән. Аның сүзләренчә, 2012 елда 1мәгълүмат базасында 119 мең бала булса, бүген 68 884 сабый үзләренең уллыкка яки кызлыкка алынуын көтә. 2015 елда 71 мең бала гаиләле...
-
Дилә Нигъмәтуллина - РКБда. Ни булган?
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәргә Республика клиника хастаханәсендә төшкән фотосурәтен урнаштырган, астына исә: "Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз", дип язып куйган. Бу фотоны күргәч, күпләр "ни булды?" дип Дилә өчен борчыла башлады. Без дә Диләгә шул ук сорауны юлладык. - Соңгы вакытта башым бик еш авырта башлады, шуңа күрә...
-
Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыручылар саны арткан
Узган атнада Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыручылар саны арткан. 14-20 март көннәрендә Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыруның 477 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 16,9 очракны тәшкил итә. Авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда 2,1 %ка арткан. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль...
-
Россиягә Сириядән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кертелә башлады
Ел башында Төркиядән кертүне тыйганнан соң, хәзер Сириядән кертелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр шулар урынын алачаклыгы турында хәбәр итә «Коммерсантъ». 3 тонна әфлисун, лимон, грейпфрут, помидор һәм кәбестәне Новороссийски портына кайтарганнар да инде. Даими импорт булдыру өчен аннан кертелгән товарларның упаковкасы сыйфатсыз булуы комачаулый. Ә аны әзерләү буенча эш Сириядә әле...
-
2015 ел соңгы иң җылы еллар дүртлегенә кергән
Татарстанда 2015 ел 1951 елдан соңгы иң җылы еллар дүртлегенә кергән. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары сөйли. Былтыр еллык уртача һава температурасы климатик нормадан 2 градуска югарырак булган. Узган елга караганда 1995, 2008 һәм 2013 елларда гына җылырак булган. Ул вакытта һава температурасы нормадан 2,6,...
-
Татарстан юлларында егерме көндә 11 кешенең гомере өзелгән
Мартның 20 көне эчендә республика юлларында 182 транспорт һәлакате теркәлгән. Мартта булган юл-транспорт һәлакәте аркасында 11 кешенең гомере өзелгән, 208 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар да аз түгел. 18-20 март көннәрендә, мәсәлән, Татарстанда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче 97 кеше тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәләрен...
-
Лениногорскида берьюлы ике телефон урланган
Мәдәният сарае спортзалының чишенү бүлмәсеннән берьюлы ике кәрәзле телефон урланган. Бу факт буенча 1982 елгы бөгелмәле гр.К. тоткарланган. Ул үз гаебен таныган. Җинаять кодексының 158 статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Лениногорскида 1 апрельдә чисталык ике айлыгы старт ала
Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик ике айлыкка старт биреләчәк. Бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткергән. "Традиция буенча, кышкы сезон төгәлләнү белән чисталык буенча айлыклар, ике айлыклар уздырыла, - дигән министр. - Без моңа күнектек инде. Быел санитар чисталык ике айлыгы 1 апрельдә старт ала. Ул Экология...