22 март 2016 яңалыклары
-
22 март - Халыкара таксистлар көне
1907 елның 22 мартында Лондон урамнарында махсус счетчиклар белән җиһазлаштырылган беренче машиналар юлга чыккан. Ул счетчикны "таксиметр" дип атап йөрткәннәр ( фр."такс" - "түләү"; греч. "метрон" - "үлчәү"). Шуннан безгә таныш "такси" сүзе барлыкка килгән.
-
Машина боз астына киткән- ике кеше үлгән
Бу хәл бүген көндез була. Чувашиянең Моргаука елгасы төбенә ВАЗ-2114 машинасы килеп төшә. Анда 24-26 яшьлек егетләр була. Алар исерек көе руль артына утыра. Бер егет арткы ишектән чыгарга өлгерә. Калганнары батып үлә. Әлегә тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru/
-
Фатиры дөрләп янганны сизми йоклаган
Янгын иртән чыга. Казанның Татарстан урамындагы йортта яшәүчеләр төтен исе сизеп янгын сүндерүчеләрне чакырталар. Алар ут чолгап алган фатирга кергәндә, фатир хуҗасы йоклап ята торган булган. Янгын вакытында фатирдагы мәче төтенгә тончыгып үлгән. Ә исерек ир-атның бәхете була - ул исән кала. http://www.almet-rt.ru/
-
Брюссельдәге шартлаудан соң Казан аэропортын да тикшерәләр
Россия аэропортларында, шул исәптән Казанда да, куркынычсызлык хезмәте көчәйтелә. Бу хакта РФ транспорт министры Максим Соколов җиткергән. Аэропортлардагы иминлекне тикшерү Брюссельдәге шартлаулардан соң планлаштырылган. "Россия аэропортларында транспорт куркынычсызлыгына иң җитди күзлектән бәя бирәчәкбез", - дигән министр. Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Бельгия башкаласындагы аэропортта ике шартлау булды, кимендә 17 кеше үлгән,...
-
Табиблар вакытыннан алда баш киемен салмаска киңәш итә
Татарстанда һәм Казанда яшәүчеләр арасында кискен тын юлы һәм грипп авыруы белән бәйле хәл яхшы күрсәткечләргә ия булса да, табиблар профиллактик чаралар хакында онытмаска киңәш итә. Табиблар әйтүенчә, яз башы - организмны алдый торган вакыт. Шуңа да вакытыннан алда баш киемен салырга киңәш ителми, ди белгечләр. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм...
-
Россиядә ярлылар саны 19 миллионнан артып китә
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, Россиядә ярлылар саны 19,2 миллионга җиткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча ярлылык дәрәҗәсе 13,4 %ка җиткән. Ә аңа кадәр - 2014 елда бу сан 11 % булган. 2014 елда хәерчелек чигендәге халык саны 16,1 миллион кеше дип исәпләнелсә, 2013тә - 15,5 млн., 2012дә - 15,4...
-
Игътибар, бүген кич һава торышы бозыла!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген, 22 март кичендә, һава торышының бозылуы турында кисәтә. Синоптиклар фаразлавынча 18:00 сәгатьтән Татарстанда көчле кар явуы көтелә. Буран чыгачак. Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең секундына 16 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы бар. Юлларда бозлавык һәм кар...
-
21 яшьлек егет 7 яшьлек үги баласын кыйнап үтергән
Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, егет баланы 15 марттан 18 мартка кадәр - өч көн «тәрбияләгән». Ул аны каеш белән, кулы белән, кресло култыксасы белән кыйнаган. Ә аның хатыны - 7 яшьлек баланың 26 яшьлек әнисе агымдагы елның гыйнварында Саратовтан Ростов-Донга - яңа танышы янына яшәргә киткән булган. Баласын үтергән егет...
-
25 мартта Лениногорскида "Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне" үткәреләчәк.
Гражданнарны адвокат, нотариус, прокуратура эшчеләре тубәндәге адрес буенча кабул итәчәк: Лениногорск шәһәре, Р.Булгаков урамы, 1А Алдан язылу телефоны: 5-16-11 http://leninogorsk.tatarstan.ru/
-
Лениногорскида гаиләләре белән китап укыйлар
Балалар китапханәсендә "Әкияттә дуслыкка ышаныч һәм тынычлык яши" дигән республика конкурсының муниципаль этабы үтте, дип хәбәр итәләр китапханәдән. Конкурс-фестиваль китап укучы гаиләләр арасында узган. Анда җиде гаилә катнашкан, алар: Әхмәтҗановлар, Есиповлар, Мошниковлар (балалар китапханәсе укучылары), Зеленая Роща китапханәсеннән Мөхәммәтҗановлар, Мичуриннан Шакировлар, Иске Куактан Вахромовлар, Юлтимердән Зыятдиновлар гаиләсе. Һәр гаилә әкият...
-
Лениногорск хуҗалыклары ашлама туплый
Район хуҗалыклары язгы чәчүгә минераль ашлама туплый, бүгенге көнгә 3 мең 62 тонна кайткан инде. Бер гектар чәчүлек җиренә 21,7 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама туры килә дигән сүз. Әле бу җитәрлек күләмдә түгел. Минераль ашлама тагын кайтачак. Шулай ук районда былтыргыдан калган 195 тонна складта саклана.
-
Земфира ни өчен концертында бу аның соңгы гастроль туры дип белдергән?
Җырчы Земфира Литвада концерты вакытында Украина флагы белән кергән тамашачыларга аны алып атуларын бик тупас рәвештә сораган дип яза "Корреспондент.net". Әлеге флаг белән бәйле күренеш аның концертында беренче генә очрак түгел икән. Узган ел бер тамашачы аңа сәхнәдә Украина флагын тапшырган була. Аны җырчы ул вакытта микрофон баганасына бәйләп куйган...
-
“Россия ел укытучысы” бөтенроссия конкурсында Татарстаннан ике мөгаллим катнаша
"Россия ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының төбәк этабы җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Ел укытучы" номинациясендә беренче урынны Казанның 90 нчы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов белән Чаллының 26 нчы гимназиясенең математика укытучысы Эльмира Әхмәтҗанова бүлеште. "Ике педагог та "Россия Ел укытучысы" бөтенроссия конкурсының финал этабында...
-
Күрше шәһәрдә берәү демонын чыгарам дип, әнисен үтергән
Үзенең 90 яшьлек әнисен үтерүдә 67 яшьлек Бөгелмә хатыны гаепләнә. Хатын, чыннан да, демонны куып чыгарам дип, әнисен үтерүен әйтә. Аның сүзләренчә, әнисенә демон (шайтан) кергән булган, ә ул бары тик шул шайтанны чыгарам дип тырышкан. Карчыкны такта белән суккалап үтергән дигән фикер бар. Әлеге такта җинаять урынында табылган. Тикшерүчеләр...
-
Лениногорскилылар язмалары да җыентыкка керергә мөмкин, танышыгыз
"Татнефть» җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды республиканың нефть төбәге авторлары әсәрләреннән торган җыентык чыгару өчен материаллар туплый башлады. Авторларга таләпләр: -Җыентыкка Татарстан Язучылар союзы члены булмаган авторларның да язмалары керергә мөмкин -18 яшьтән алып кешеләр катнаша ала. Язмалар буенча: - Проза һәм поэзия жанрына караган әсәрләр татар, яисә рус телендә...