22 август 2014 яңалыклары
-
Росреестр идарәсе Лениногорск бүлегенең “Кайнар линиясе”
2 сентябрьдә ТР буенча Росреестр идарәсе Лениногорск бүлегендә 13.00 дән - 15.00 гә чаклы "кайнар телефон линиясе" эшлиячәк. Анда лениногорскилылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала. Сорауларга җавапны баш белгеч эксперт- дәүләт регистраторы Рамазанова Александра Михайловна бирә. Телефон: (85595) 5-44-59
-
Лениногорск шәһәр мэры үрнәк гаиләләрне кабул итте
ЗАГС бүлегендә район һәм шәһәрдә яшәүче үрнәк гаиләләрне тәбрикләделәр. Аларны котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ринат Шәфигуллин килде. Алып баручылар һәр гаилә турында мәгълүмат бирде. Рәгать Хөсәенов барлык гаиләләрне дә котлап, җәмгыять үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул көнне исә иң лаеклылар: Никифоровлар,...
-
Әфганстанда һәлак булганнарның әти-әнисе матди ярдәм алды
Бүген Лениногорскиның Хәрби дан музеенда Әфганстанда һәлак булганнарның әти-әниләренә матди ярдәм тапшырылды. Солдатларны искә алырга, әти-әниләренә рәхмәт белдерергә дип, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, "Әфганстан ветераннары" союзы рәисе Рамил Даутов һәм башкалар килде. Әлеге сугышта 230 лениногорскилы катнашкан, унысы һәлак булган. Ул көнне кире әйләнеп...
-
Лениногорскида укытучыларның август конференциясе үтте
Бүген шәһәребезнең Мәдәният сараенда укытучылар август конференциясенә җыелды. Иң элек пленар утырышта, төп доклад белән, Мәгариф идарәсе начальнигы Рафик Хәмидуллин чыгыш ясады. Аннан соң укытучылар балаларны ничек тирән белемле итәргә, укыту системасында нинди технологияләр, алымнар кулланырга, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, тәрбия процессын ничек оештырырга, район мәгариф системасын модернизацияләү шартларында яхшы...
-
23 августта шәһәркүләм өмә булачак
Ул шәһәр көненә әзерлек кысаларында үткәрелә. Предприятие-оешмалар беркетелгән территорияләрен чистартып, тәртипкә китерәчәк. Халыктан да тирә-юньне чистартуга үз өлешен кертү сорала. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Амбарларга ашлык кайта
21 август көненә 18 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр чабылган, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. 37 мең 500 тоннага якыны суктырып алынган. Урып-җыю 53 процентта башкарылган. Уртача уңыш гектарыннан 20,8 центнер чыга. Аерым алганда, көзге бодай- 19,2, арпа- 23,1, борчак 25,7 центнер тәшкил итә. "Хәбибуллин Ф.З" фермерлык хуҗалыгы урып-җыюны...