22 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида җир сөрүчеләр республикакүләм бәйгесе тәмамланды, җиңүче – безнең районныкы (ФОТОЛАР)
Районыбызда "Лениногорская" агрофирмасы базасында ике көн дәвамында республика районнарынан килгән иң оста җир сөрүчеләр ярышты. Бүген финал өлеше узып, җиңүчене билгеләделәр. Беренче урында "Лениногорская" агрофирмасы механизаторы - Рамил Гәрәев. Котлыйбыз! Өченче урында Актанышныкы, икенче урында Әтнә механизаторы. Конкурска һәр район бер механизатор әзерләгән, безгә хуҗалар буларак, икене ярый дигәннәр. Икенчесе...
-
Лениногорскиның Даниловлар династиясе – җиңүче (фото)
Быелның февраль аенда республиканың профсоюзлар Федерациясе тарафыннан игълан ителгән "Иң яхшы хезмәт династиясе" интернет-акциясендә лениногорскилылар да катнашып, җиңү яулады. Шәһәребездән Даниловлар династиясе "Татнефть" җәмгыятенең "Лениногорскнефть" идарәсе данын яклаган. Аларның хезмәт стажы 380 елдан артып китә. Әлеге акциядә бер өлкә эшчәнлегендә илле елдан артык хезмәт стажы булган династияләр катнашкан. Мондый таләпләргә...
-
Лениногорск трамплинчысы Максим Сергеев Россия беренчелеге җиңүчесе булды
17 яшьлек лениногорскилы Максим Сергеев 19,21 сентябрьдә Түбән Тагил шәһәрендә яшүсмерләр арасында трамплиннан сикерү буенча Россия беренчелегендә җиңеп чыкты. Ул Россия спорт мастеры нормативларын да үтәде. Котлыйбыз!
-
Лениногорскидагы сәнгать мәктәбенә 40 ел (фотолар)
Шушы көннәрдә шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбе үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чарасына төрле оешма-учреждение вәкилләре, чыгарылышлар, ветераннары һәм хезмәттәшләре чакырылган булган. Кунаклар мәктәпнең тарихын чагылдырган фотокүргәзмә, яшь талантлар катнашында концерт караган. Шулай ук бәйрәм торты да булган.
-
Урмышлы мәктәбендә Корбан ашы үтте (фотолар)
Урмышлы мәктәбендә авыл мәчете ярдәмендә корбан ашы үтте. Мәҗлескә авылыбызның өлкән кешеләре, мәчет әһелләре, ветеран укытучылар җыелды. Лениногорск мәчетеннән Булат хәзрәт кунагыбыз булды. Корбан ашы Алтынбаев Идеал, Могыйнов Айдар, Бикмухаметов Әнвәрләр гаиләсе китергән иттән әзерләнде. Укучылар кунаклар алдында Коръән аятләре сөйләделәр, 7нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр азан тавышы яңгыратты. Кунагыбыз...
-
Лениногорскида бүген эшкә кемнәр автомобильсез килде, карагыз (фотолар)
Район һәм шәһәрдә 500 ләп кеше бүген эшкә җәяү килде. Алар шулай итеп "Автомобильсез бер көн" акциясенә кушылдылар. Зилә мөдәррисова фотолары
-
Гөмбә вакыты: гөмбәчеләр һәм адашучылар да күп
Гөмбә җыярга чыгып китеп, төнне урманда уздыручылар да бар. Узган тәүлектә Татарстанда коткаручыларга эш күп булган. Арча районында Корса тимер юлы янындагы урманда адашкан 65 яшьлек хатын-кызны төне буе эзләү дә нәтиҗә бирмәгән. Бәхеткә күрә, хатын-кыз иртәнге сәгать 7дә очраклы рәвештә урманнан үзен эзләүче уллары каршына килеп чыга. Кичә кич...
-
Каникулсыз ноябрь: ялга туры килгән бәйрәмнәр башка көнгә күчерелми
ТР Дәүләт Советы "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы канунына үзгәрешләрне кабул итте. Шулай итеп, республикада эш көннәре күбрәк булачак. Үзгәрешләр бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, аны башка көнгә күчерүне кире кага. Президент кул куйган очракта, 10 көннән гамәлгә керәчәк канунның нәтиҗәсен инде ноябрьдә үк сизәчәкбез. Чөнки...
-
Лениногорск механизаторы Рамил Гәрәев финалга чыкты, аңа җиңү телибез
Бүген "Лениногорская" агрофирмасы базасында республикакүләм җир сөрүчеләр конкурсының финал ярышлары үтә. Кичә 44 катнашучы көч сынашып, 10 механизатор финалга чыккан иде. Бүген ярыш алар арасында үтә. "Лениногорская" агрофирмасы механизаторы Рамил Гәрәев та финалга чыкты. Аңа уңышлар телибез.
-
Лениногорскида бүген нинди һава торышы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фараз җиткерде. Бүген, 22 сентябрьдә, республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Көннең беренче яртысында, аеруча иртәнге сәгатьләрдә, яшенле яңгырлар да көтелә. Җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар. Көндезге һава температурасы чагыштырмача җылы булачак: Татарстанда - 15-20 градус. 23 сентябрьгә...
-
Лениногорскида яшәүче кечкенә Тимурга ашыгыч ярдәм кирәк
Лениногорскида яшәүче Динекаевларның ике яше дә тулмаган уллары Тимур каты авырып китә, табиблар аның баш миендә бик зур шеш табалар, тикшерүләр аның яман шеш булуы ачыклый. Казанда республика клиник хастаханәсендә балага бик авыр операция ясала. Шуннан соңгы тикшерүләр шешнең кабат үсүен ачыклый. Күптән түгел Тимурга Германиядәге бер клиника операция ясарга...
-
Лениногорскилыларга 22 сентябрьгә Йолдызнамә
Овен: В этот день Овнов будут обуревать противоречивые чувства, связанные с подведением итогов недавней деятельности. Вроде бы вы явно будете видеть результаты, которых вы добились за это время, но с другой стороны врожденный максимализм будет шептать вам, что этот успех слишком мал. Чтобы отвлечься, займитесь повседневными делами. Телец: Если Тельцы...
-
Бүген лениногорскилылар ник җәяү йөриячәк?
Бүген - 22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильдән баш тарту көне. Әлеге акция автомобильнең әйләнә-тирә мохиткә, сәламәтлеккә зыяны турында искәртү, кешеләрне машиналарыннан мөмкин кадәр аз күләмдә файдалануга чакыру максатыннан оештырыла. Бу көнне автомобильдә йөрергә яратучыларга алардан төшеп, экологик яктан куркынычсыз транспортка, мәсәлән, велосипедка утырырга киңәш итәләр. Шәхси автомобильләрегезне калдырып торып, җәяү йөрергә...
-
Хәерле иртә! Көнегез файдалы үтсен!