Лениногорскиның Даниловлар династиясе – җиңүче (фото)
Быелның февраль аенда республиканың профсоюзлар Федерациясе тарафыннан игълан ителгән "Иң яхшы хезмәт династиясе" интернет-акциясендә лениногорскилылар да катнашып, җиңү яулады. Шәһәребездән Даниловлар династиясе "Татнефть" җәмгыятенең "Лениногорскнефть" идарәсе данын яклаган. Аларның хезмәт стажы 380 елдан артып китә. Әлеге акциядә бер өлкә эшчәнлегендә илле елдан артык хезмәт стажы булган династияләр катнашкан. Мондый таләпләргә...
Быелның февраль аенда республиканың профсоюзлар Федерациясе тарафыннан игълан ителгән "Иң яхшы хезмәт династиясе" интернет-акциясендә лениногорскилылар да катнашып, җиңү яулады.
Шәһәребездән Даниловлар династиясе "Татнефть" җәмгыятенең "Лениногорскнефть" идарәсе данын яклаган. Аларның хезмәт стажы 380 елдан артып китә.
Әлеге акциядә бер өлкә эшчәнлегендә илле елдан артык хезмәт стажы булган династияләр катнашкан. Мондый таләпләргә туры килеп, сайтта теркәлүче һәм үзләре турында эссе җибәрүчеләр илледән артык булган. Иң яхшы династияләрне билгеләгәндә аларның хезмәт нәтиҗәсе, гомуми эш стажы, эссеның язылышы һәм сайтка кереп тавыш бирүчеләрнең саны исәпкә алынган.
Безнең нефтьчеләрнең зур гаиләсе - Даниловлар династиясе хезмәттәшләре, дуслары, туганнары ярдәме белән иң күп - 1мең 816 тавыш җыйган. Бу хакта республика профсоюзлар Федерациясе президиумының утырышында билгеле булган. Бүләкләү тантанасы декабрь аенда Казан шәһәрендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев