Сарабикколлылар сәгать телләрен дөресләде
Авыллардагы исәп-хисап җыелышын, ягъни җыенны беренчеләрдән булып Сарабиккол башлады. Бирегә муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, төрле хезмәт вәкилләре килде.
Сарабикколлылар эштә генә түгел, җыр-моңга да сәләтле булуларын күрсәтергә яраталар инде. Ник дигәндә, җыен "коры" гына башланмады, аны авыл артистлары чыгышы тулыландырды. Айгөл Хәкимова һәм Шамил абый Насыйбуллинның моңлы тавышын ишетү...