Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Сарабикколлылар сәгать телләрен дөресләде

Авыллардагы исәп-хисап җыелышын, ягъни җыенны беренчеләрдән булып Сарабиккол башлады. Бирегә муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, төрле хезмәт вәкилләре килде. Сарабикколлылар эштә генә түгел, җыр-моңга да сәләтле булуларын күрсәтергә яраталар инде. Ник дигәндә, җыен "коры" гына башланмады, аны авыл артистлары чыгышы тулыландырды. Айгөл Хәкимова һәм Шамил абый Насыйбуллинның моңлы тавышын ишетү...

Авыллардагы исәп-хисап җыелышын, ягъни җыенны беренчеләрдән булып Сарабиккол башлады. Бирегә муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, төрле хезмәт вәкилләре килде.


Сарабикколлылар эштә генә түгел, җыр-моңга да сәләтле булуларын күрсәтергә яраталар инде. Ник дигәндә, җыен "коры" гына башланмады, аны авыл артистлары чыгышы тулыландырды. Айгөл Хәкимова һәм Шамил абый Насыйбуллинның моңлы тавышын ишетү һәркемгә ошагандыр.
Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина сүзләренчә, ул һәр ел җыенын сәгать телләрен дөресләүгә тиңли икән. Гүзәлия Рәисовнаның докладыннан аңлашылганча, һәрбер эштә бер-берсенә таяна алалар. "Сатурн-Урал" хуҗалыгы, мәктәп, Мәдәният йорты, ветераннар советы, мәчет белән бергәләшеп, 661 кеше шау-гөр килеп яши. Әнә шулкадәр кеше биредә исәпләнә. Шуларның 338е эшкә яраклы. Тик "Сатурн-Урал" җәмгыятендә 70кә якын кеше генә хезмәт куя. Бу көнне биредә чыгыш ясаган хуҗалык җитәкчесе Илдар Могыйнов сүзләренчә, Мордва Кармалка, Кирлегәчтән бозау караучылар, сыер савучыларны вахта белән йөртәләр. Эш тә авыр түгел, ләкин яшьләр килми, ди. Югыйсә, эш хакы да вакытында түләнеп бара. Монда, әлбәттә, шушы авылда туып үскән, Чаллыдагы "Сатурн" җәмгыяте директоры Равил Фәйрузовның ярдәме зурдан. Акчалата ярдәмме ул, төзелеш материаллары белән булсынмы, авыл хуҗалыгы техникасымы - барысы да аның тарафыннан күрсәтелә. Үзе дә бу җыенда катнашырга дип махсус кайткан иде. Әнә быел да ике яңа комбайн кайтартам, дип тора. Тик аңа утырып эшләргә кеше табуы - авыр мәсьәлә.
Сарабикколның өмете, киләчәге балалар бакчасына йөрүче 17 бала һәм узган ел туган 6 нарасыйдыр дип уйлыйм. Гүзәлия Рәисовна авыл картая, ди. Сарабикколда 225 пенсионер санала икән. Алар бер картлыкта, бер яшьлектә дигәндәй, ветераннар советы рәисе Гөлсирин Якупова җитәкчелегендә төрле бәйрәм-концертларда, катнаша, драмтүгәрәккә йөри, Ислам нигезләрен өйрәнә. Дин мәсьәләсенә кагылганда, авыл мәчетенең ишек, тәрәзәләре пластикка алыштырылуын әйтеп үтте авыл җирлеге башлыгы. Әлеге изге гамәл Фәнил Мортазин ярдәме белән башкарылган. Тагын шундый затлар бар икән монда, алар: Наил, Фәрит Мортазиннар. Совет урамындагы зиратны тотып алганнар. "Яз көне экологик өмәдә хәлебездән килгәнчә катнашыйк, Ислам - иң чиста диннәрнең берсе, зират чүп-чарда торса, татар авылы дигән статусын югалтуы бар", - ди Гүзәлия Гаделшина.
Җыен шул ук көнне Мордва-Кармалка да үтте. Биредә яшәүчеләрнең көн-тормышы белән авыл җирлеге башлыгы Алексей Бабакаев таныштырды. Аның чыгышыннан аңлашылганча, авылда хәлләр мактанырлык түгел. Бу "недоимкада" да, үзара салым җыюда да күренә. Соңгысы елдан-ел авырлаша, ди. Югыйсә, суммасы да зур түгел. 2006 елдан башлап ике төрле сумма куйганнар: 70 яшькә кадәргеләр - 100, ә 70тән өлкәнрәк һәм инвалидлар 50 сум түли икән. Алгарак китеп, шуны әйтәм, доклад бетүгә, үзара салым җыю мәсьәләсе буенча җирле үзидарә ул акчаларның кая китүе хакында исәп-хисап ясамый дип ризасызлык белдерделәр. Бу урында ике якта аңлашылмаучанлык тууын сизәргә була иде.
Авылда эшкә яраклы 124 кеше исәпләнә. Биредә "Х.Хәсәнов" авыл хуҗалыгы предприятиесе урнашкан, анда 22 кеше хезмәт итә. Бу урында да шаулашып алдылар, саламга тилмерәбез, тегеннән-моннан сатып алырга туры килә дип. Узган ел бер бала дөньяга килгән, ә мәктәптә 38 укучы белем ала. Балалар булмагач, авылның киләчәге дә икеле-микеле инде. Җитмәсә, мәктәп директорының белем йорты тиздән ябылачагына шиге юк. "Балалар саны да азая, былтыр 9 бала чыкса, быел унау китә", - ди. Ләкин мәктәп ябылса, миллилек төшенчәсе дә югала бит инде.
(Язманың тулы вариантын "Заман сулышы"ның 25 гыйнвар саныннан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл ќыены