23 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида мөмкинлеге чикле кешеләргә эш бармы?
Редакция почтасына килгән бер хат бездә аеруча кызыксыну уятты. Мөмкинлекләре чикле булганнарның проблемалары турында әрнеп язылган ул. Әйдәгез, бергәләп укыйк. Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сезгә бу хатны өметсезлеккә бирелгән ана яза. Үз башымнан үтмәсә, тормышның мондый гаделсезлеген, кайбер кешеләрнең ваемсызлыгын күрермен дип уйламаган идем. Үзем кешеләргә гел яхшылык кына эшләргә тырыштым:...
-
Юл мәсьәләсе лениногорскилылар өчен иң мөһиме
"Халык контроле" сервисына ел башыннан лениногорскилылардан 18 мөрәҗәгать килгән. Шикаятьнең сигезе буенча "карар кабул ителгән", берсе - "планлаштырылган", тугызы - "эшләнүдә" дигән тамга белән тора. Юлларның сыйфатына бәйле тема бүгенге көндә иң актуале, бугай. Моннан тыш, лениногорскилылар юлларны вакытында чистартмау, көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны вакытында чыгармау кебек мәсьәләләрне күтәреп чыккан.
-
"Сатурн-Урал"да яңа җитәкче
"Сатурн-Урал" җәмгыяте җитәкчесе итеп, элек шул ук җәмгыятьтә баш инженер булып эшләгән Радмил Минзөфәр улы Хәкимов билгеләнде.