23 март 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида үзенчәлекле күргәзмә ачыла
26 мартта Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда тәңкәнең (рубль) 700 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла. Сәгать 10.00 да башлана. Адресы: Шашин урамы, 18нче йорт Т.5-05-91 Үз коллекцияләре белән нумизматларны чакырабыз. Туган якны өйрәнү музее
-
Рөстәм Миңнеханов – нәтиҗәле эшләүче җитәкче
Шушы көннәрдә Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды Россия регионнары җитәкчеләренең эшчәнлегенә анализ ясап, аларның нәтиҗәлелеге буенча махсус исемлек төзеде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге рейтингта өченче урында. Билгеле булганча, Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды әлеге төр рейтингларны әледән-әле әзерләп тора. Исемлек исә биш төп юнәлеш нигезендә төзелә. Беренчедән, иҗтимагый фикерне өйрәнү белән...
-
Һәлакәт урыныннан яңа мәгълүматлар
Бүген көндез Казан юлында ВАЗ-2107 белән прицеплы МАЗ бәрелеште. Фаразларга караганда, 81 яшьлек «Жигули» шоферы маневрның куркынычсызлыгына ышанмыйча төп юлга борыла. Зур йөк машинасы туктарга өлгерми кала һәм җиңел машинаның ян ягына бәрелә. Нәтиҗәдә шофер бабай белән 75 яшьлек пассажир ханым үлә. 66 яшьлек пассажир ханым тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә...
-
Чаллыда ГТО фестивале уза
24-26 март көннәрендә Чаллыда ГТО фестивале уза. 24 мартка билгеләнгән ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыевның да катнашуы көтелә. Фестиваль үз алдына сәламәт яшәү рәвешен һәм ГТО шаукымын киңрәк җәелдерү максатын куя. Уздыру урыны буларак Чаллының Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру үзәге биләмәләре сайланган. Фестивальдә республика мәктәпләрендә укучылардан...
-
"Созвездие-Йолдызлык" ЮНЕСКО патронажында уза
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажында уздырылып килүче "Созвездие-Йолдызлык" республикакүләм ачык телевизион яшьләр фестивален уздыру эшенә хәзер ЮНЕСКО оешмасы да кушыла. Сүз уңаеннан, бүген фестивальнең зона өлеше Кукмарада уза. Бу быелгы сайлап алу турларының җиденчесе. Быел аңа 1 мартта Лениногорскида старт бирелгән иде. 31 мартка кадәр сайлап алу турлары Апас һәм...
-
Тромблар барлыкка килүдән, тахикардия, аритмиядән саклый торган төнәтмә әзерлибез
Берничә төнәтмәне үз эченә алган түбәндәге «дару» тромблар барлыкка килүне киметә, тахикардия, аритмия вакытында булыша, баш мие кан әйләнешен яхшырта. Әмма аны табиб белән киңәшләшеп кулланырга киңәш ителә. Пыяла банкага даруханәдә сатыла торган 100 мл валериан, чалма чәчәк (пион), камыр җимеше, сукыр кычыткан (пустырник), 50 мл эвкалипт, 25 мл бөтнек...
-
Яшь гаилә агуланып үлгән. Шар кабарта торган газга
Бер фатирда 24 яшьлек әни белән 3 һәм 1,5 яшьлек малайларның, шулай ук этнең үле гәүдәсенә тап булганнар. Бу хәл Ярославль өлкәсендә була. Соңрак гаилә башлыгы - авыр хәлдәге 29 яшьлек ир дә реанимациядә үлә. Җинаять эше кузгатылган. Фаразларга караганда, гаилә әгъзаларына карата көч куллану билгеләре юк. Алар билгесез газ...
-
Әлмәттә тәрәзә аша шәрә кызны видеога төшергән ирне хөкем иттеләр
Әлмәттән 35 яшьлек М.С.ны тәрәзә аша 25 яшьлек кызны шәрә килеш видеога төшергән өчен хөкем иттеләр. Кыз беренче катта яши торган була. Судта билгеле булганча, ир былтыр 1 июльдән 31 августка кадәр кызның ризалыгыннан башка кесә телефонына аны шәрә килеш төшерә. Видеоязманы үзенең ноутбугында саклый. Соңрак "ВКонтакте"да аккаунт булдырып, кыз...
-
Лениногорскида трамплиннан сикерәчәкләр
24 мартта Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча "Лениногорск - Әлмэт - Казан" ачык Беренчелеге узачак. Ачылу тантанасы: 10.00 Ярышлар башлана: 11.00
-
Бельгиядә матәм: Россия халкына Брюссельгә очмаска киңәш ителә
Брюссельдәге кичәге террорчылар һөҗүменнән соң Бельгиядә матәм көннәре игълан ителде. Ул өч көн дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, кичә иртән Брюссельдә бер-бер артлы шартлаулар булды - террорчылар аэропорт һәм берничә метро станцияләрен шартлатты: 34 кешенең гомере өзелде, 200ләп кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Россиянең һава юлы буйлап пассажир ташу белән шөгыльләнүче компанияләре...
-
Туберкулезны кисәтү буенча "кайнар линия" ачыла
21-30 мартта Татарстанда "Туберкулез профилактикасы" ункөнлеге уза. Шул уңайдан, иртәгә - 24 мартта, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсендә туберкулезны кисәтү буенча "кайнар линия" хезмәт күрсәтәчәк. Соравы булган Татарстан кешеләренә 9:00-17:00 сәгатьләрдә (төшке ял 12:00-12:45 сәгатьтә) барлык сораулар буенча да киңәш...
-
Ике "җиңел" һәм бер йөк машинасы бәрелешкән: бер кеше үлгән
Юл-транспорт һәлакәте М-7 "Волга" трассасының 864 нче чакрымында - Питрәч районына караган урында булган. Һәлакәт 07:41 сәгатьтә килеп чыккан, диелә. Ике җиңел машина һәм бер йөк автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Зыян күрүчеләрнең икесе авыр хәлдә. Аларның берсе - Питрәч, икенчесе Казанның 7...
-
Алабугада 19 яшьлек егетнең үлеме серле булып кала
Тикшерү фаразлары буенча, егет җиденче каттан - балконнан егелып төшкән. Аның аска үзе ташланган булуы ихтимал, диелә. Ул фатирда туганнары белән булган. Алар егетнең бүлмәсенә кереп, утның сүнгән, ә балкон тәрәзәсенең ачык булуына игътибар итә һәм шушы хәлне күрәләр. Туганнары өчен бу көтелмәгән хәл булган. Чөнки егетне тыныч кеше буларак...
-
Татарстан юлларында егерме көндә 11 кешенең гомере өзелгән
Мартның 20 көне эчендә республика юлларында 182 транспорт һәлакате теркәлгән. Мартта булган юл-транспорт һәлакәте аркасында 11 кешенең гомере өзелгән, 208 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар да аз түгел. 18-20 март көннәрендә, мәсәлән, Татарстанда исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче 97 кеше тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәләрен...
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре ерак юлга чыкмаска киңәш итә
Татарстанда һава торышы бозылды - җепшек кар, карлы яңгыр ява, урыны белән буран, юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана. Шул уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре, юлларда куркынычсыз тизлек режимын сакларга, кискен маневрлар ясаудан, бигрәк тә каршы як хәрәкәт полосасына чыгудан тыелып торырга кирәклеген искә төшерә. Машина йөртүче һәм пассажирлар саклык каешын эләктерсен,...