24-26 март көннәрендә Чаллыда ГТО фестивале уза.
24 мартка билгеләнгән ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыевның да катнашуы көтелә.
Фестиваль үз алдына сәламәт яшәү рәвешен һәм ГТО шаукымын киңрәк җәелдерү максатын куя. Уздыру урыны буларак Чаллының Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру үзәге биләмәләре сайланган. Фестивальдә республика мәктәпләрендә укучылардан...
24-26 март көннәрендә Чаллыда ГТО фестивале уза.
24 мартка билгеләнгән ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыевның да катнашуы көтелә.
Фестиваль үз алдына сәламәт яшәү рәвешен һәм ГТО шаукымын киңрәк җәелдерү максатын куя. Уздыру урыны буларак Чаллының Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшыру үзәге биләмәләре сайланган. Фестивальдә республика мәктәпләрендә укучылардан торган җыелма командалар катнашачак. Алар йөзү, төз ату, җиңел атлетиканың урыннан ераклыкка сикерү, 2 һәм 3 чакрым арага йөгерү кебек төрләрендә көч сынашачак.
Фестиваль кысаларында күңел ачу чаралары да уздырыла.
Нет комментариев