23 май 2016 яңалыклары
-
Игътибар, синоптиклар көчле җил һәм яшен көтелүен җиткерә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының көйсезләнеп алу ихтималы турында кисәтә. Синоптиклар фаразлавынча, бүген - 23 май кичендә, шулай ук төннең беренче яртысында Татарстан һәм Казанда күк күкрәп яшен яшьнәү ихтималы бар. Моннан тыш көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитеп көчәя. чыганак:http://intertat.ru
-
Мәктәп тулай торагында чыккан янгын нәтиҗәсендә, 17 бала янып үлгән
Таиландта, ким дигәндә, 17 кыз, мәктәп тулай торагында янгын нәтиҗәсендә, һәлак булган, дип хәбәр итә BNO News. Тагын 2 кыз хәбәрсез югалган булып исәпләнә, дип яза Lenta.ru. Инцидент Чианграй төньяк провинциясендә урнашкан Вианг Па Пао районында килеп чыккан. Янгын 22 нче май 23 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча 19 сәгатьтә) дәүләтнеке...
-
Тикшерүчеләр Биектау районында табылган кеше аякларының кайда ампутацияләнгәнен ачыклау юнәлешендә эш алып бара
Кешенең тән өлешләре калдыклары табылу буенча җинаять эше кузгатылган Биектау районы Озерный бистәсе зыяраты коймасыннан 20 м ераклыкта күп санлы кеше җәсәдләре, шул исәптән, 7 аяк өлешләре, сөякләр, шулай ук бик нык черегән эчке органнар табылу уңаеннан, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Биектау районы буенча тикшерү бүлегендә җинаять...
-
Лениногорскилы кибеттән крем урлаган
Элек хөкем ителгән 1982 елгы гражданин «Шифа» кибетеннән 2 мең 500 сумлык товар урлаган. Аның да бит әле тәнгә сөртә торганын, ягъни крем ише нәрсәләр. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Лениногорскида ТСЖ рәисе акча үзләштергән
ТСЖның (товарищество собственников жилья) элекке рәисенә карата, акча үзләштергән өчен, берьюлы өч җинаять эше кузгатылды. Әлеге факт буенча тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
-
Искитмәтле! Әбигә 120 яшь!
Россия Гиннесс рекордлар китабына кергән әбекәй Әстерхан бистәләренең берсендә гомер йомгагын сүтә Әстерхан өлкәсенең Исламгазы бистәсендә яшәүче 120 яшьлек Тәнзилә Бисәмбәева - дөньяның иң өлкән кешесе. Гомер озынлыгы буенча ул Россия Гиннесс рекордлар китабына кергән. Интернет чыганаклары мәгълүматлары буенча, Тәнзилә әби - татар милләте вәкиле. Аның өч улы, ун оныгы,...
-
Лениногорскида законсыз рәвештә алкоголь сатып ятканнар (фотолар)
19 майда узган рейд барышында шәһәребезнең "Визит" кибетеннән 1199 шешә "фанфурик" әйләнештән алынган, бу 119,9 литр алкоголь дигән сүз. "Лиана" кибетеннән 12 шешә "фанфурик" алынган, ә Добролюбов урамында урнашкан "Продукты" кибетендә алкоголь белән тиешле вакытыннан соң сату иткәннәр, дип хәбәр итә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы.
-
23 майга йолдызнамә [ГОРОСКОП НА 23 МАЯ]
23 мая 2016 года позволит вашим аналитическим способностям достичь весьма высокого уровня. Оценка достигнутых результатов и расчёт оптимальной стратегии поведения обещают быть верными. Весьма благоприятно и влияние на творческую сторону жизни. А вот для интуиции время не самое лучшее, так что не следует совершать поступки, руководствуясь внутренним чутьём. Позитивное влияние...
-
Татарстанда сөйгәне белән сүзгә килгән кыз 9нчы каттан сикергән
Чаллыда яшәүче 17 яшьлек кыз 19 яшьлек сөйгән егете белән сүзгә килгәннән соң, йортның 9 нчы катыннан сикергән. Биектән егылган кыз исән кала. Фаҗига урынына килгән медицина хезмәткәрләре аны реанимациягә илтә. Кыз бик күп авыр тән җәрәхәтләре алган. http://shahrikazan.com
-
Артык симерү яман шеш һәм инсультка китерә
Бу хакта Барселонада узган кеше генетикасына багышланган Европа җәмгыяте конференциясендә медицина галимнәре белдергән. Симерү тәндәге барлык органнарның ялкынсыну үсешенә һәм гормоннар эшчәнлегенә китерә, ди галимнәр. Бу үз чиратында яман шешнең килеп чыгуына, йөрәк авыруына һәм сөяк авыруларына китерә. Симерүнең организмга системалы проблема тудыруын ачыклаган галимнәр шундый нәтиҗәгә килгәнче 30 меңләп...
-
Лениногорскида берәү кызын кыйнаган
Райондагы бер авылда 1972 елгы әти кеше балигъ булмаган кызын кыйнаган. Аңа карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. 1990 елгы берәү элекке хатынын кыйнаган.Әлеге факт буенча да эш ачылган.
-
Татарстанда баланы җәзалаган укытучы үзе дә җәза алды
Әлеге хәл апрель аенда Чаллыдагы бер мәктәптә булган иде: башлангыч сыйныф укытучысы боргаланып утырган укучыга "акыл бирергә" теләп, аны скотч белән урындыкка бәйләп куйган иде. Шәһәр прокуратурасы тикшерү уздырган һәм әлеге фактның рас булуы ачыклаган. Хәлнең хак булуын баланың сыйныфташлары да раслый. Укытучыга һәм мәктәп директоры вазифасын башкаручыга шелтә белдерелгән....
-
Лениногорскилар, игътибар! Номер аша беләчәкләр
Рунетта машина номеры аша хуҗасы хакында мәгълүмат бирүче сайт барлыкка килде. Анда хәтта йөртүченең кәрәзле телефон номеры да күрсәтелә. Сайтны булдыручылар сүзләренә караганда, ул тиздән популярлык казаначак. Аның аша машинаны эвакуатор алып китү очрагы хакында кисәтергә, чыгу урынын каплаган йөртүчегә шалтыратырга, авария урыныннан качып киткән йөртүчене тиз арада табарга мөмкин,...
-
Балалар бакчасына кабул итүдә үзгәрешләр бар
Татарстанда 2016-2017 елга балалар бакчасына төркемнәр туплау башланды. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ата-аналарга электрон чиратларын даими күзәтеп барырга чакыра. Әгәр статус үзгәрә икән, 30 көн эчендә балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Быел 1 апрельдән «Электрон балалар бакчасы» мәгълүмати системасы аша инде 25 238 юллама бирелгән. Сабыйларны балалар бакчаларына урнаштыру...
-
Хәерле дүшәмбе иртәсе белән! Эш атналарыгыз уңышлы, күңелләрегез күтәренке булсын!