Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасына кабул итүдә үзгәрешләр бар

Татарстанда 2016-2017 елга балалар бакчасына төркемнәр туплау башланды. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ата-аналарга электрон чиратларын даими күзәтеп барырга чакыра. Әгәр статус үзгәрә икән, 30 көн эчендә балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Быел 1 апрельдән «Электрон балалар бакчасы» мәгълүмати системасы аша инде 25 238 юллама бирелгән. Сабыйларны балалар бакчаларына урнаштыру...

Татарстанда 2016-2017 елга балалар бакчасына төркемнәр туплау башланды. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ата-аналарга электрон чиратларын даими күзәтеп барырга чакыра. Әгәр статус үзгәрә икән, 30 көн эчендә балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Быел 1 апрельдән «Электрон балалар бакчасы» мәгълүмати системасы аша инде 25 238 юллама бирелгән.

Сабыйларны балалар бакчаларына урнаштыру системасы елдан-ел камилләшә. Әйтик, быел төркемнәр формалашканчы ук чиратта торган кайбер балаларны берәмләп бакчага юлларга да мөмкиннәр. Ягъни мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдирләре уку елы башланганны көтмичә, буш урыннар булган очракта, хәзердән үк балаларны төркемнәргә кабул итәргә хокуклы.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев