23 июнь 2016 яңалыклары
-
Профессорны ришвәт өчен колониягә җибәрәләр
58 яшьлек профессор 23 студенттан гыйнвар-февраль айларында белемнәрен тикшереп тормыйча гына билге кую өчен шундый бүләк алган. Энергетика университеты профессоры кесәсен шул рәвешчә 94 мең сумга калынайткан. Профессор гаебен танымаган. Аны сак астына алганнар. Суд профессорга 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итеп, җәзаны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәү һәм дәүләт файдасына...
-
Шөгердә Хәтер көне уңаеннан чара узган (фотолар)
Шөгер балалар китапханәсе хезмәткәре Светлана Заһретдинова 22 июнь көнне лагерьда йөрүче балаларны китапханәгә чакырды. "Хәтер һәм кайгы көне" дигән тематик чарада балалар Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тулу уңаеннан тирән эчтәлекле презентация карадылар, "Китап битләре сугыш турында сөйли" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, сугыш һәм...
-
"Сатурн-Урал" хуҗалыгында иң күп азык берәмлеге әзерләнгән (ФОТОЛАР)
"Сатурн-Урал" хуҗалыгы (Сарабиккол) хезмәтчәннәре районда иң уңганы булып чыкты, чөнки биредә бер баш малга 13 центнер азык берәмлеге тупланган, район буенча уртача 7,5 центнер тирәсендә тирбәлә. Хәзерге вакытта хуҗалыкның 2 мең 800 тонна сенажы, 185 тонна печәне бар (авт. мәгълүматлар 23 июньгә). Кырда Әмир абый Мостафин эшли. Ул инде 30...
-
Яңа Чыршылыда башлангыч мәктәп-бакчада тикшерү
Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре "Яңа Чыршылы башлангыч мәктәп-бакча" учреждениесендә планнан тыш тикшерү үткәргән. Аның барышында алдагы тикшерү вакытында булган кимчелекләрнең бетерелүе ачыкланган. Шулай итеп, күзәтчелек итү органы тарафыннан янгын куркынычсызлыгы буенча җитешсезлекләрне бетерү буенча нәтиҗәле эш башкарылды, дип хәбәр итә әлеге бүлек инспекторы Андрей Галилеев.
-
Кызына белмәүчеләргә тире рагы яный
Җәй җитү белән әлеге мәсьлә бигрәк тә актуальләшә шул... 2015 ел нәтиҗәләре буенча тире рагы һәм меланома яман шеш авырулары арасында икенче урынга чыккан һәм 12,4% тәшкил иткән. Әлбәттә, моңа китергән сәбәпләр төрле булса да, күпчелеге кояшның ультрафиолет нурларыннан сакланмаганнан килә ди. Шуңа күрә табиблар кояш кыздырганда кызынырга кушмый. Бигрәк...
-
Суга баткан бишенче бала...
Республика сулыкларында бер атнада гына да биш бала батып үлде. Соңгы очрак 22 июнь кичендә алтынчы яртыда теркәлде. Мамадыш районының Зур Шия авылы янындагы буада була бу хәл. Кечкенә малай велосипедта йөреп туйганнан соң коенып чыгарга дип суга керә. Ярдан ике метр киткәч ул тирән җиргә эләгә һәм бата башлый....
-
Районда юл һәлакәте
Бүген иртәнге якта Түбән Чыршылы авылына керү юлында юл һәлакәте булган, дип хәбәр итә республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Төгәл мәгълүматлар юк, беренчел фаразлар буенча, ВАЗ-2114 машинасында ике кеше һәлак булган.
-
Мордва Кармалкада республика бәйрәме "Балтай" узачак
26 июнь көнне, бу якшәмбедә районыбызның Мордва Кармалка авылында республикакүләм "Балтай" бәйрәме узачак. Ул мордва халыкларының бәйрәме булып тора. Анда республикадан, тирә-як районнардан кунаклар, иҗат коллективлары киләчәк. Бу көнне авыл халкы урман хуҗасы - аю янына барып, аны "киендерү" йоласын үтиячәк. Бәйрәм сәгать 10.00да башланачак.Килегез, күңел ачарсыз!
-
Лениногорск хуҗабикәләренә эре кыярны ярып салкын суда тозлау рецепты
3 литрлы банкага: керән яфрагы, 5-6 өлеш сарымсак, 5-6 борыч, карлыган, чия яфрагы, укроп салып, ярып тутырылган кыяр өстенә салкын су белән ясалган тозлык салабыз. Ул болай ясала: 3 кашык шикәр комы, 1 кашык тоз, 0,5 стакан уксус, 2 таблетка аспирин. Полиэтилен капкач белән ябыла. Төребрәк куелса яхшырак.
-
Татарстанда күкәй фестивале узачак. Катнашабызмы?
Менә бит, тавык йомыркасы яратучыларга да бәхет елмайды.«Скорлупино» исемле өр-яңа фестиваль Питрәчтә узачак. 25 июньгә планлаштырган әлеге кызыклы чарада республиканың кошчылык фабрикалары көч сынашырга җыена. Моңардан тыш фестивальдә иң зур йомырка тәбәсе әзерләргә дә тиешләр. Республиканың балалар һәм яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, биредә балалар күңел ачу зонасы, тотып карарга...
-
Татарстан юлларында 21 көндә 35 кешенең гомере өзелгән
Июньнең 21 көнендә Татарстан юлларында 292 юл-транспорт һәлакате теркәлгән: 35 кеше һәлак булган, 344е төрле тән җәрәхәте алган. Кичә - 21 июньдә, мәсәлән, кеше сәламәтлегенә зыян китергән 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән - 1 кеше үлгән, 8е төрле тән җәрәхәте алган. Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кагыйдә бозучыларны "аулап" кына тора. Кичә...
-
Лениногрскилылар өчен 23 июньгә Йолдызнамә
Козерог. Стабильная работа в одном направлении может привести к крупному успеху. Вы можете получить кредит, приобрести что-то для дома, решить спорный вопрос по завещанию. Если вы организованно подойдете к работе и будете обращать внимание на малейшие детали, то это позволит вам легко зарабатывать деньги. Охраняйте все отчеты и другие финансовые...
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә, 24 июнь көнне сәхәр вакыты тәмам 00:54 сәг., авыз ачу вакыты 20:10 сәг..
-
Хәерле иртә! Көнегез файдалы үтсен