23 июнь 2018 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, иртән торт ашагыз!
Тель-Авив университеты галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм бик кызыклы нәтиҗәгә килгән: көн саен иртән шоколадлы торт ашау хәтерне яхшырта, игътибарлылыкны арттыра һәм акыл сәләтен үстерә икән.
-
Картадан картага акча күчергәндә процент алынамы?
1 июльдән картадан картага акча күчергәндә 13 процент салым алына дигән хәбәрләр йөри. Бу дөресме соң?
-
Гаилә коруның файдасы ачыкланган
Гаилә корып, бергә яшәүче кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары, инсульт, иртә үлем хәвефенең кимүе ачыкланган. Бөек Британиядәге Килск университеты галимнәре шундый фикергә килгән.
-
Татарстанда туфрак белән күмелеп калган ир-атны коткарганнар
Гадәттән тыш хәл Тәтештә канализация торбасын алыштырганда булган.
-
Урмышлыда мунча янган
Янгын кичә, 22 июньдә 16 сәгать 23 минутта чыга.
-
Лениногорскида «Алый парус» реабилитация үзәге ябылачак
Быелның 1 сентябрендә Лениногорскида мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен эшләгән “Алый парус” үзәге ябылачак.
-
Райондашыбыз Алмаз Сәлаховны мактаулы исем алуы белән котлыйбыз
Райондашыбыз Алмаз Сәлаховка “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде. Аны тантаналы төстә шәһәрдә узган Сабантуйда тапшырдылар.
-
Зәйдәге шартлау турында соңгы мәгълүмат
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүмате буенча, бишкатлы йорттагы шартлаудан соң янгында 10 кеше зыян күргән.