Зәйдәге шартлау турында соңгы мәгълүмат
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүмате буенча, бишкатлы йорттагы шартлаудан соң янгында 10 кеше зыян күргән.
Аларның берсе Зәй үзәк дәваханәсендә үлгән. 8 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре, пешү алган. Бишесенең хәле уртача дәрәҗәдә, дип билгели медицина хезмәткәрләре, ә ике кеше, шул исәптән бер бала авыр хәлдә. Аларны Казанга республика клиник хастаханәсенә озату өчен вертолет чакыртылган.
Чыганак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/zydge-shartlau-turynda-sogy-mglmat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев