23 август 2016 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, кино карарга барабызмы?!
Күл буенда ачык кинотеатрда бүген "Свадьба в Малиновке" фильмы була. Башлана 20.00 сәгатьтә. Керү - бушлай. Рәхим итегез!!!
-
Ютазыда аучы ир-ат 15 яшьлек кызга аткан
Гадәттән тыш хәл кичә - 22 август кичендә булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 59 яшьлек аучының кыз баланы яралау факты уңаеннан тикшерү алды эше кузгатылган. Беренчел тикшерү мәгълүматларыннан аңлашылганча, кыз Урал авылыннан ерак түгел урындагы тауда ятып торган. Биредә элемтә яхшы булганлыктан, ул Интернет челтәреннән файдаланган. Ә...
-
Лениногорск күле буенда бу атнада күрсәтелүче фильмнар
23 август - «Свадьба в Малиновке» 20:00 сәгатьтә 25 август - «Весна на заречной улице» 20:00 сәгатьтә 27 август - мультфильм «Смешарики. Легенда о золотом драконе» 19:30 сәгатьтә «Легенда №17» фильмы 21:00 сәгатьтә Керү - бушлай
-
Россия җыелмасын Паралимпиадага үткәрмәделәр
Спорт арбитраж суды (CAS) Россия җыелмасына Рио-де-Жанейродагы Паралимпиада уеннарында катнашырга рөхсәт итмәде. Суд Россия Паралимпия комитетының Халыкара Паралимпия комитеты карарына карата белдергән дәгъвасын кире какты. Исегездә булса, нәкъ менә Халыкара Паралимпия комитеты Россия җыелмасын ярышлардан читләштергән иде. Рио-де-Жанейродагы Паралимпия уеннары 7-18 сентябрьдә уза. http://intertat.ru/
-
Кышкылыкка пицца өчен эчлек
1әр кило суган һәм кишерне эре кыргычтан кырып, 1 стакан сыек майда кыздырабыз, шул әзер массага 3 кило помидор турап салабыз, 3 аш калагы тоз, бер стакан шикәр комы кушып, 20 минут кайнатабыз. Катнашма әзер булгач, 3 аш калагы уксус салып болгатабыз һәм банкаларга тутырып каплыйбыз.Кышка пицца өчен менә дигән...
-
Мәктәпләрдә Россия тарихы буенча яңа дәреслекләр сентябрьдә үк пәйда була
2016 елның сентябрендә Россия мәктәпләрендә тарихны яңа дәреслекләр буенча өйрәнә башлыйлар. Әлеге хәбәрне шушы көннәрдә генә РФ мәгариф министры вазифасына билгеләнгән Ольга Васильева җиткерде. Федераль телевидение тапшыруы өчен әзерләнгән әңгәмә вакытында министр: "Тарих дәреслеге буенча бәхәсләр артта калды. Мәдәни стандарт инде язылган, аның буенча дәреслекләрнең өч юнәлеше билгеләнгән. Дәреслекләр укучылар...
-
Лениногорскилыларны депутат кабул итә
24 август көнне сәгать 11.00дә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров гражданнарны кабул итә. Кабул итү адресы: шәһәр администрациясе (Кутузов урамы, 1нче йорт). Алдан язылу өчен телефон: 5-06-52
-
Татарстанда 8 яшьлек бала сулы кисмәккә төшеп үлгән
Актаныш районы Югары Яхшый авылындагы 20 августта булган фаҗига уңаеннан тикшерү алды эше кузгатылган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, әни кеше улын апасы күзәтчелегенә калдырып, эшкә киткән. Хатын-кыз кыска гына вакытка үз эшләренә бүленгән, баланы игътибарсыз калдырган. Кире кайтканда инде малай сулы кисмәккә төшеп баткан була. Аны коткарып калу мөмкин булмый. Беренчел...
-
Лениногорскида "Ишегалды бәйрәмнәре" тәмамланды (фотолар)
22 августта шәһәребезнең Кошевой урамының 23нче йорты ишек алдында зур бәйрәм узды. Аны 11нче ТОСС "ЖилСервис" ҖЧҖ белән берлектә әзерләде. Фотоларда үзеңне эзләп тап
-
Лениногорскида кызу көн саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 23 августта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар республикада һава торышының бозылу ихтималы турында да кисәтә. Яңгыр, яшен, көчле җил чыгу ихтималы бар. Урыны белән боз яварга мөмкин. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 28-33 http://intertat.ru/
-
1 сентябрьдән автомобильләрне эвакуацияләү тарифы үзгәрә
Аның бәясе двигательнең егәрлегенә карап билгеләнәчәк. Монополиягә каршы федераль хезмәт автомобильләрне эвакуацияләү тарифларын исәпләүнең яңа алымын эшләгән, дип хәбәр итә "Коммерсант". Хәзер аның бәясе двигательнең егәрлегенә карап билгеләнәчәк. Ведомство борыгы нигезендә машиналарны штрафстоянкага эвакуацияләүдә төбәкләр өчен бәяләрне формалаштыруда бердәм кагыйдәләр эшләнгән. Элек исә тарифларны субъектлар үзләре билгели иде. РФ Административ...
-
Лениногорскилылар өчен 23 августка Йолдызнамә
Овен: 23 августа вы посмотрите совсем с другой стороны на своих противников и коллег, заметите те факты, которые были раньше скрыты от ваших глаз. Это заставит вас задуматься и о себе в том числе. Овны, подумайте, тщательно ли вы распланировали свои дела, достаточно ли четко вы видите свое будущее. Это...
-
Хәерле иртә! Көнегез уңышлы булсын!