23 октябрь 2020 яңалыклары
-
КФУ профессоры Татарстанда киләсе кышка фаразларын әйтте
КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев киләсе кыш турында фаразларын сөйләде.
-
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы короновирустан вафат булуның төп сәбәпләрен атады
Татарстанлыларга югары температура озак төшми торган очракта, медикларга мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
-
Лениногорскида маска режимын тикшерүләр дәвам итә
Лениногорск Хокук сакчылары тарафыннан маска режимын саклау буенча тикшерүләр һәркөнне, хәтта ял көннәрендә дә уза. Беренче чиратта сәүдә нокталарын һәм кеше күп килә торган учреждениеләрне тикшерәләр.
-
Балаларга 10 мең сум бирүне кабат планлаштыралар
Дәүләт РФ халкының кайбер категорияләре өчен 10 мең сум күләмендә кабат түләүне планлаштыра. 16 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр турында бара сүз.
-
Илназ Сафиуллин: "Теге авыру миңа да килеп җитте"
Күптән түгел популяр автор-башкаручы Илназ Сафиуллин үзенең Инстаграм сәхифәсендә авырып китүе хакында хәбәр итте. Гаилә башлыгы үзендә салкын тию билгеләре барлыгын әйтте һәм Ковидны ачыклау буенча анализ биргәнен белдерде.
-
Бер тәүлектә - 51 очрак
23 октябрьдә Татарстанда 51 COVID-19 очрагы теркәлгән.
-
Роспотребнадзор: Лениногорск мәктәпләреннән өйдә укучылар да бар
Кайбер сыйныфларда авыручылар күп булу сәбәпле, Татарстанда 690 бала өйдә утыра. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
Лениногорскилылар алган хәбәр фейк булып чыкты
Лениногорскилылар социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда куркыныч хәбәргә тап булды.
-
Мәскәү – Казан трассасын төзү өстәмә агач кисүне таләп итмиячәк
Мәскәү – Казан тиз йөрешле М12 автомобиль юлы төзелеше өстәмә агач кисүне таләп итми. Бу хакта «Институт Гипростроймост – Санкт-Петербург» АҖ вәкиле Андрей Резвяков автомобиль юлын төзү буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.
-
Галимнәр чәч коелу белән Covid-19 арасындагы бәйләнешне ачыклаган
Япония галимнәре коронавирус белән авырган кешеләрдә көтелмәгән нәтиҗәләр турында сөйләде. Аларның сүзләренчә, хастаханәдән дәваланып чыккан кайбер пациентларның чәчләре коела башлаган. Бу турыда NHK телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Кибеттә сабый өстенә шкаф ауган, җиһаз фирмасы хуҗасын хөкем итәчәкләр
Чаллыда кибеттә сабый өстенә шкаф ауган, җиһаз фирмасы хуҗасын хөкем итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
-
Фәрит Хәнифов: М12 трассасын төзүчеләр халыкка уңайлы булсын өчен тырышачак
М12 Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрале трассасы төзелеше якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләргә максималь уңайлылык тудырырлык итеп башкарылачак. Хәтта проектның бәясе кыйммәтләнгән очракта да. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов проект хакында фикер алышу буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте.
-
Тынычланыр өчен дисбе тарт
Психологлар тынычлану өчен дисбе тартырга тәкъдим итә. Стресс вакытында, җепкә сәйлән бөртекләре тезеп, шуны уч төбеннән шудырырга кирәк.
-
Лениногорскида "Абилимпикс-2020" Милли чемпионатының төбәк этабы узачак
21 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2020 " VI Милли чемпионатының төбәк этабы уза.