23 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Мошенникларга 105 мең сум акча күчергән
Социаль мошенниклар тик ятмый һәм бу хакта газета битләрендә кисәтүләргә карамастан, алар капкынына кабучылар очрап тора. Алдарларның сүзенә ышанып, бер азнакайлы 1979 елгы азнакайлы да акчасыннан колак каккан. Мошенниклар аның кәрәзле телефонына шалтыратып, банк картасына вирус эләгүе турында әйтәләр. Резерв счет булуы хакында да белдереп, акчаны тиз арада шунда күчерергә...
-
“Яшьләр – Россия өмете” форумында лениногорскилылар
Күптән түгел, Лениногорск районы Иске Иштирәк авылы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Айзат Загиров белән Нияз Шәнгәрәев "Яшьләр - Россия өмете" региональ форумында катнашты, дип хәбәр ителә мәктәп сайтында. Алар яхшы дәрәҗәдә чыгыш ясаган һәм 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Урмышлы мәктәбендә КВН узган
1-3 сыйныф укучылары белән "Юлдашыңа ихтирамлы бул, юл башында игътибарлы бул», дигән КВН үткәрелде, дип хәбәр ителә Лениногорск районы Урмышлы мәктәбе сайтында.
-
Ирек Баһманов вафат
Кайгылы хәбәр килеп иреште. Бүген иртән Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов үлгән. Мәрхүм белән хушлашу 24 ноябрь көнне 10:00дә Камал театры бинасында узачак. Соңгы вакыт Ирек абый авырды. "Галиябану" спектакленә килгән тамашачылар аны коляскада күрде. Артистны иртәгә яңа татар бистәсе зиратында күмәчәкләр. Авыр туфрагы җиңел булсын. Иннә...
-
Интернет сатып-алуларга салым кертмәкчеләр
Балтач районы халкы да онлайн сатып-алуларның ни икәнен яхшы белә хәзер. Кытайдан товар алу аеруча популяр. Бәяләрнең арзан булуы һәркемне дә кызыктыра. Тик бездә кешегә рәхәт булсын өчен берни дә эшләнми. Хәзер ул сатып алуларга салым кертмәкчеләр. 22 һәм 150 евро арасындагы 1-10 кг авырлыктагы посылка өчен өстәмә 15 евро...
-
Бер ир-ат кар машинасы белән боз астына китә язган
Татарстанда бер ир-ат кар машинасы (снегоход) белән Чулман елгасыннан чыга алмыйча калган - кинәт боз ватылган. Гадәттән тыш әлеге хәл Минзәлә районында Яңа Мәлкән авылыннан ерак түгел урында булган - "Буран 640" маркалы техниканың арткы өлеше боз астына киткән. Коткаручылар ярдан 200 метр ераклыктагы техника һәм аның йөртүчесен трос ярдәмендә...
-
ЮХИДИ: йөк машинасы пенсионерның өстеннән чыккан (видео)
20 ноябрьдә Казанның Яңа Савин районында булган аяныч хәл турында хәбәр иткән идек. Видеотеркәгеч язмасыннан күренгәнчә, өлкән яшьтәге хатын-кыз юл аркылы светофорның кызыл төсе янганда йөгереп чыккан һәм авыр йөк машинасының тәгәрмәче астында калган иде. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Shaanxi йөк машинасының 25 яшьлек йөртүчесе, җәяүлене күрмәве турында белдергән. Меридиан...
-
А321 самолетындагы бомба 15 яшьлек кыз утыргычы астында булган
Шартлау 30А яки 31А урынында булган дип фараз кылына. Белгечләр ачыклаганча, террорчылар тарафыннан бомба А321 бортында 15 яшьлек кыз бала утырган кресло астына урнаштырылган булырга мөмкин. Шулай ук, икенче фараз буенча, бомбаның 78 яшьлек хатын-кыз утырган кресло астына куелуы да ихтимал, диелә. Бу хакта кеше тәненә химик анализ үткәрү нәтиҗәсендә...
-
Данир Сабировка хатыны уклау белән башына биргән
Татар җырчыларының клиплары үзгә. Нигездә, аларда әти-әни, туганнар, әби-бабай, авыл, табигать темасы. Шуннан ары китә алмыйлармы, әллә клипмейкерларның башкага идеясе җитмиме? Анысы безгә караңгы. Бу көннәрдә Данир Сабиров белән Венера Ганиеваның "Чык миңа кияүгә" исемле җырына төшерелгән клип әзерләнеп ята. Клип үзе җәй көне үк төшерелгән. Сюжет линиясен Данир Сабиров...