Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЮХИДИ: йөк машинасы пенсионерның өстеннән чыккан (видео)

20 ноябрьдә Казанның Яңа Савин районында булган аяныч хәл турында хәбәр иткән идек. Видеотеркәгеч язмасыннан күренгәнчә, өлкән яшьтәге хатын-кыз юл аркылы светофорның кызыл төсе янганда йөгереп чыккан һәм авыр йөк машинасының тәгәрмәче астында калган иде. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Shaanxi йөк машинасының 25 яшьлек йөртүчесе, җәяүлене күрмәве турында белдергән. Меридиан...

20 ноябрьдә Казанның Яңа Савин районында булган аяныч хәл турында хәбәр иткән идек. Видеотеркәгеч язмасыннан күренгәнчә, өлкән яшьтәге хатын-кыз юл аркылы светофорның кызыл төсе янганда йөгереп чыккан һәм авыр йөк машинасының тәгәрмәче астында калган иде.
ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Shaanxi йөк машинасының 25 яшьлек йөртүчесе, җәяүлене күрмәве турында белдергән. Меридиан һәм Четаев урамнары чатында килеп чыккан һәлакәттә гомере өзелгән җяүленең 73 яшьлек хатын-кыз булуы да әйтелә.
Хәзер тикшерү органнарына берничә төрле экспертиза уздырырга туры киләчәк. Шуннан соң гына юл-транспорт һәлакәтендә кемнең гаепле булуы ачыкланачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51267-yuhidi-pensionernyi%D2%A3-%D3%A9stenn%D3%99n-chyikkan-y%D3%A9k-mashinasyi-y%D3%A9rt%D2%AFchese-%D2%97%D3%99ya%D2%AFlene-k%D2%AFrm%D3%99g%D3%99n-%20video.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: женщина попала подкамаз ЮХИДИ