23 декабрь 2014 яңалыклары
-
Лениногорскида үзәк чыршы 24 декабрьдә ачыла
24 декабрь 16.00 сәгатьтә "Юбилейный" паркында чыршы ачылу бәйрәме була. Рәхим итегез!
-
Лениногорск – Әлмәт юлында авария
Бүген Әлмәттә Түбән Мактама бистәсеннән чыгу юлында автобус катнашында юл-транспорт вакыйгасы була. Әлмәт-Лениногорск маршруты буенча баручы йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә алты кеше зыян күрә. Автобуста барлыгы 13 кеше була, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы. Имгәнүчеләр медсанчастька китерелә. Фото МЧС сайтыннан алынды
-
Лениногорскиның “Теннис Холл” үзәгендә спорт бәйрәме
Күптән түгел шәһәребезнең "Теннис Холл" үзәгендә теннис белән шөгыльләнүче балалар арасында "Яңа ел экспрессы" спорт бәйрәме узды. Ул "Теннис Холл"да беренче тапкыр үткәрелде. Уен ике кортта берьюлы барды. Беренчесендә 5-8 яшьлек балалар, икенчесендә 9 яшьтән зуррак балалар командасы ярышты. Спорт бәйрәме әкият персонажлары - Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында...
-
Урдалы мәктәбе каршында әкият геройлары
Урмышлы авылы мәктәбе территориясенә Иске елны озатып Яңа елны каршы алырга Г.Тукайның "Кәҗә белән Сарык" әкиятеннән Яңа ел кунаклары килеп куйган, дип хәбәр итә Урмышлы мәктәбе сайты.
-
Лениногорск мәктәп укучылары арасында милли көрәш
Күптән түгел мәктәпләр арасында милли көрәш буенча ярыш үтте. Анда район һәм шәһәрдәге 15 мәктәптән тугыз яшьтән алып 17 яшькәчә егетләр катнашты. Көрәш бик кызу барды, ди мәгариф идарәсе хезмәткәре Марс Хәсәнов. Бүген төрле үлчәү авырлыкларында беренче урын алганнарның исемнәрен бирәбез. Мәгариф идарәсе мондый ярышларны даими оештырып, егетләребез остарыр һәм...
-
Лениногорскиның Үзәк мәйданы төрле сыннар белән бизәлә
Шәһәребезнең Үзәк мәйданында Яңа елга әзерле алып барыла. Матур һәм биек чыршы утыртылды, Кыш бабай белән Кар кызы ясалды, алар янәшәсендә төрле сыннар тагын барлыкка киләчәк. Балалар өчен шугалак та ясап куелды.
-
Яңа елдан сөткә бәяләр арта
Ел башыннан сөткә бәяләр 20 %ка артырга мөмкин. Бу сумның кыйммәте төшү һәм банк кредиты ставкаларының күтәрелүе белән бәйле. Бәяләрнең артачагы турында сөт җитештерүчеләрнең милли союзы (Союзмолоко) җитәкчесе Андрей Даниленко җиткерде. 2015 елның беренче кварталында сөтнең үзкыйммәте 10-20 %ка артырга мөмкин икән. - Сөтнең үзкыйммәте яңа елдан, һичшиксез, артачак. Бу...
-
Лениногорскида – ярминкә
27 декабрьдә Үзәк мәйданда Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Башлана сәгать 8.30 минутта.