24 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Һәркемнең үз борчуы
Халык җыенының чираттагысы нефть техникумында үтте. Ул 4 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенә караган микрорайон халкы белән оештырылды. Анда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм халыкка коммуналь һәм социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчеләре катнашты. Әлеге микрорайонга (барлыгы 32 йорт) коммуналь хезмәтләрне «Жилищный сервис» идарәче компаниясенә караган «Идал» җәмгыяте...
-
Лениногорскида эшмәкәрләр белән очрашу үтте
Мәгариф идарәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе А.Хисмәтуллин катнашында шәһәр һәм район эшмәкәрләре белән очрашу үтте. Айдар Әзгатович узган ел шәһәр һәм районда башкарылган эшләр, планнар турында сөйләде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева һәм Салым хезмәте инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Надежда Андреева алкоголь...
-
Лениногорскида трамплиннан сикерделәр
Шәһәребездә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Идел буе һәм Урал федераль округы беренчелеге үтте. Анда Уфа, Пермь, Лениногорск спортчылары катнашты. Төрле елгы яшүсмерләр арасында 8 нче мәктәп укучылары Марс Садриев һәм Нияз Галиев, 12 нче лицейдан Кирилл Сидоров беренче булды. Кызлардан 6 нчы мәктәп укучысы Елена Тетюева беренче урын алды. Нәтиҗәләр...
-
Күмәкләшеп эшлиләр, бергәләшеп ял итәләр
Узган шимбәдә "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре шәһәребезнең иң матур почмагында урнашкан спорт комплексына кышкы сезонны ачу өчен спорт бәйрәменә җыелды. Катнашучыларны, килүчеләрне "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов сәламләде. - Кышкы сезонны ачу һәм озату бәйрәмен уздыру бездә күркәм традициягә керде. Аны көтеп алып, зурлап уздыра башладык. Менә быел да аңа әзерләндек,...
-
Бергәләп эшлибез
Соңгы арада Иске Иштирәк Мәдәният йортында бәйрәмнәр берсеннән-берсе кызыклырак, мавыктыргычрак үтә. Яңа ел бәйрәмен генә алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы да бит безгә арып-талып түгел, ә "Бәкер" шифаханәсендә ял итеп килде. Залдагы халык аны сәхнәгә куелган зур экраннан күзәтте. Әй, дәваладылар да бит Кыш бабайны шифаханә хезмәткәрләре, киткәндә кул...
-
Батырша исеме – халык хәтерендә
Шушы көннәрдә Тимәш мәктәбендә булып узган республикакүләм фәнни-гамәли конференция милләтебез каһарманы Батырша мирасына багышланды. Конференциядә безнең шәһәр һәм район татар теле укытучылары белән берлектә, Нурлат, Чирмешән, Әлмәт һәм башка районнардан килгән күп кенә кунаклар да катнашты. Конференциядә катнашучыларны сәламләү өчен башта сүз Тимәш урта мәктәбе директоры Хәлил Шәриповка бирелде. Ул...
-
Батырша исеме – халык хәтерендә
Шушы көннәрдә Тимәш мәктәбендә булып узган республикакүләм фәнни-гамәли конференция милләтебез каһарманы Батырша мирасына багышланды. Конференциядә безнең шәһәр һәм район татар теле укытучылары белән берлектә, Нурлат, Чирмешән, Әлмәт һәм башка районнардан килгән күп кенә кунаклар да катнашты. Конференциядә катнашучыларны сәламләү өчен башта сүз Тимәш урта мәктәбе директоры Хәлил Шәриповка бирелде. Ул...
-
Сездән хатлар көтәбез
Соңгы арада газет укучылар активлашып китте. Узган елның октябрь-ноябрь аенда редакциябез почтасына килгән 292 хат моның ачык дәлиле. Күзәтү ясады: Люция Габитова Иң элек, вакыт табып, кулына каләм алырга иренмәгән укучыларыбызга чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез. Алга таба да шулай актив булсагыз иде. Гадәттәгечә, активлар исемлегендә берүк каләм ияләре: Таһир Шәмсуаров,...
-
Нәрсә җитми сезгә?
Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә утырып, йөрәк чирлегә әйләнерсең, билләһи. Әйләнмәслекмени, элек-электән хатын-кызны гаилә учагын сүндермичә, балаларын сөеп баккан ана образы буларак күз алдына китерәбез. Ә хәзерге кайбер әниләр нинди? Менә 1979 елгы ханыма карата 30 декабрьдә төзелгән беркетмә. Ире (фиктив никах белән бер өйдә яшиләр) белән бергә утырып эчкәннән...
-
Үзе йөри торган тәгәрмәч
Бервакыт урта яшьләрдәге авылдашлар очраша. Берсе икенчесеннән: - Әллә "Москвич"ың белән йөрмисеңме? - дип сорый. - Тәгәрмәчләр бик искерде, гаишниклар тотып наказать итәрләр, дип куркам, -- ди тегесе. - Кара әле, минем малайның «Москвич»ы бар иде, ул аны сатып җибәрде. Өр-яңа тәгәрмәчләре калды, мин сиңа аны арзанга гына сатам, -...