Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Күмәкләшеп эшлиләр, бергәләшеп ял итәләр

Узган шимбәдә "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре шәһәребезнең иң матур почмагында урнашкан спорт комплексына кышкы сезонны ачу өчен спорт бәйрәменә җыелды. Катнашучыларны, килүчеләрне "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов сәламләде. - Кышкы сезонны ачу һәм озату бәйрәмен уздыру бездә күркәм традициягә керде. Аны көтеп алып, зурлап уздыра башладык. Менә быел да аңа әзерләндек,...

Узган шимбәдә "Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре шәһәребезнең иң матур почмагында урнашкан спорт комплексына кышкы сезонны ачу өчен спорт бәйрәменә җыелды.
Катнашучыларны, килүчеләрне "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов сәламләде.
- Кышкы сезонны ачу һәм озату бәйрәмен уздыру бездә күркәм традициягә керде. Аны көтеп алып, зурлап уздыра башладык. Менә быел да аңа әзерләндек, һава торышының яхшы булуын теләдек. Сезнең барчагызга да уңышлар телим, - диде ул.
Бу көнне идарә ветераны Әнәс Шәмсуаровны якынлашып килүче 75 яшьлек юбилее белән котлап, Рафаил Сәетович чаңгы бүләк итте. Яңа чаңгысын киеп, стартка басарга әзерләнеп торган арада Әнәс Дәүләтович:
- Чаңгыда 40 ел йөрим инде. Ул бит - сәламәтлек өчен спортның иң яхшы төре. Чөнки салкынча, саф һава кеше организмын чыныктыра һәм сәламәтләндерә. Ә бу, үз чиратында, гомерне озайта, - диде.
Урамда бераз буранлап торса да, чаңгыга басучыларның кәефе шәп иде ул көнне. Хатын-кызлар да, ир-атлар да яшь төркемнәренә бүленеп йөгерде. Финишка килгән һәркем кайнар чәй белән тәмле коймактан авыз итте. Ә инде соңыннан җиңүчеләр дә билгеле булды.
40 яшькә кадәрге ир-атлар арасында I урынны - Д.Белов алды (ЖКЦ), II урынны - С.Чернов (ЖКЦ), III урынны - М.Хафизов (ЦДНГ-1) яулады. 50 яшькә кадәрге ир-атлар арасында I урында - М.Кашапов (УПО), II урында - Р.Билалов (ЖКЦ), III урында - А.Дьячков (ЦДНГ-2). 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында җиңү пьедесталының I баскычында - Ф.Әхмәтов (ЦППД-1), II урында - Т.Саримов (ЦДНГ-6), III урында - А.Әхмәтшин (ЦДНГ-1).
35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында I урынны - Д.Даньшина (АУ) алды, II урында - Е.Назарова (АУ), III урында - А.Гәрәева (ЦДНГ-6). 45 яшькә кадәргеләр арасында I урында О.Корнилова (ЦКППН-2), II урында - О.Дьячкова (АУ), III урында - М.Николаева (ЦКППН-1). 45 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: I урында - М.Сафина (ЖКЦ), II урында - Р.Шиһапова (ЦКППН-1), III урында - Г.Дудченко (ЦДНГ-6).
Ул көнне спортның берничә төре буенча көч сынаштылар. Һәм алар барысы да берьюлы барды. Мәсәлән, аркан тартышу уены тирәсендә аеруча кызык иде. Пәһлевандай ирләргә аларның хатыннары, балалары, хезмәттәшләре көч биреп торды. Нәтиҗәдә, озак итеп тарткалашып торганнан соң, I урынны ЦПРС командасына бирделәр. II урында - ЦДНГ-7 һәм III урында - ЦДНГ-3 командасы булды.
Бу көнне нефть табу операторлары арасында киң чаңгыда ярыш узды. Аны тамаша кылырга халык шактый җыелган иде. Нәтиҗәдә, М.Хафизов (ЦДНГ-1) беренче, Н.Чернов (ЦДНГ-8) икенче һәм И.Фазуллин (ЦДНГ-7) өченче урынга лаек дип табылды.
Урман паркы территориясендә урнашкан түбән сулыкта нефтьчеләр үзара балык тотуда ярышты. Иң өлгере А.Горбов (АУ) булып чыкты. Ул кармагына 22 балык эләктерде. Аннан 5 кенә балыкка калышып, II урынга - Р.Вахитов (ЦДНГ-5) чыкты. Ул чиләгенә 17 балык салды. 15 балык тотып, III урынга В.Ищеряков (ЦДНГ-1) чыкты.
Нефтьчеләр ясаган боз мәйданчыгында балалар хоккей командалары үзара эстафета үткәрде. Алар җитезлектә һәм тизлектә көч сынашты. Нәтиҗәдә, I урынга - 2 нче мәктәпнең "Ромашка" җыелма командасы чыкты. II урын - балалар йортының "Вихрь" командасында, III урын - 5 нче мәктәпнең "Чайка" командасында булды.
Кечкенәләр өчен дә бу көн күңелле үтте. Алар матур сөлгеләр белән бизәлгән, кыңгырау таккан җигүле атка утырып йөрде, мәйданчыкта төрле уеннар уйнап, биеп күңел ачты.
Нефтьчеләрнең әлеге бәйрәмнәре тәмамланганнан соң, бүләкләү тантанасы булды. Бергәләшеп эшләгән кебек, җыйнаулашып, күңелле һәм бик озакка истә калырлык итеп ял да итә беләләр монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Лениногорскнефть"