24 март 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте (ФОТОЛАР)
25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан шәһәр Мәдәният сараенда алар һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәмнең эчтәлеге 1917 елгы октябрь революциясенең 100 еллыгына нигезләнгән иде. Мәдәният хезмәткәрләренең киемнәре дә, сөйләү-чыгышлары да шул чорга алып кайтты. Бик күп хезмәткәрләр Рәхмәт хатына, Мактау грамотасына лаек булды. Мәдәният хезмәткәрләре чыгышы да эчтәлекле,...
-
Лениногорскилылар, «Җир сәгате” акциясенә кушылыгыз
Ул 25 мартта 20:30 - 21:30 сәгать аралыгында узачак. Дөньядагы иң зур экологик акция булып санала. Акциянең темасы: кешенең табигатькә җаваплы карашы. Акциягә лениногорскилыларны да актив катнашырга чакыралар. Бу көнне бер сәгатькә биналарны яктырту нокталарын, торак йортларны яктыртучы утларны сүндерергә кушалар.«Җир сәгате» ел саен үткәрелә, акциянең рәсми сайты - 60.wwf.ru.
-
Татарстанда бер хатын чак тереләй янып үлмәгән
Башкаланың Четаев урамындагы күпкатлы йортта зур янгын чыккан. Фатирда кечкенә кызы белән генә яшәүче хатын-кыз ялкын телләрен күреп алганда шактый соң була инде... Бәхеткә, бала бу төнне әбисендә кунарга калган була. Паникага бирелгән хатын-кыз төтенгә буылып фатирдан чыгу юлларын эзли. Чак кына тереләй янып үлмәгән хуҗабикә көч-хәл белән ишекне ачып...
-
Лениногорскида гаиләләр белән эшләүче хезмәт оешты
Лениногорскиның «Исток - Башлангыч» үзәгендә махсус хезмәт оешты. Ул " Служба социального сопровождения семей с детьми в целях повышения качества жизни семей, их мотивации на самообеспечение и самозанятость" дип атала. Хәзерге вакытта төрле юнәлешләр буенча укуны оештыру мәсьәләләре хәл ителә, гаиләләрнең проблемалары ачыклана., дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында.
-
Лениногорскида оешмалар мини-футболда ярыштылар (фотолар)
14-23 март аралыгында оешмалар арасында мини-футбол буенча шәһәр Беренчелеге узды. Турнирда 10 команда катнашты. Нәтиҗәдә I урынны "ЛенРемСервис" командасы алды, II урында НГДУ командасы, III урынны ЭПУ "Лениногорскгаз" коиандасы яулады.
-
"Заман сулышы" газетасы ветеран-журналисты вафат
Күп еллар "Заман сулышы" газеты редакциясендә хәбәрче булып эшләгән Харис абый Гомәров арабыздан китте. Декабрь аенда 82 яшен тутырган иде ул. Районыбыз халкы, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре аны яхшы хәтерлидер. Ул чордагы колхоз-совхозлар эшчәнлеген, хезмәт алдынгылары турында бик күп язды. Аңа әйтеп тору кирәкми, үзе белеп бара-яза иде. Әле пенсиягә...
-
Татарстанга глобаль җылыну килде
Хәзерге вәзгыять сакланса, һәр йөз ел саен уртача еллык температура 3,5 градуска артып барчак. Татарстанда климат җылыну бөтен Россиядәге кебек ук дәвам итә. Бу хакта бүген Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре Бөтендөнья метеорологлар көненә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде. Татарстанда метеорологлар температураның үзгәрмичә артып баруын билгели. Бу күренеш уртача...
-
Җирнең кадастр бәясе кайда күпме тора?
Хәзерге вакытта җир салымы участокның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен белү өчен нәрсә эшләргә тиеш? Гөлинә Хисамова, Арча. Моның өчен үзегез белергә теләгән җир участогының кадастр номеры гына кирәк. Ә аны җир участогының кадастр паспортыннан яки җиргә хуҗа булу таныклыгыннан...
-
Лениногорск Мәдәният сараенда Нәүрүзгә багышланган "Аулак өй" узды (фотолар)
21 март көнне Мәдәният сараенда "Аулак өй" гөрләде. "Чишмә" татар вокаль ансамбле әзерләгән бәйрәм Нәүрүзгә багышланган иде. Чарада "Солнечные лучики" балалар ансамбле, солистлар И.Сафин, А.Магсумова, Б.Фаттахов, Д.Ермеева катнашты, Г. Гатауллина дәртле биюләре белән килгән кунакларның күңелләрен җилкендерде. Үзбәк һәм төрекмән диаспоралары вәкилләре "Аулак өй"дә кунак булып кына калмады, үзләре дә...
-
Лениногорскида ялларда салкын булачак
Гисметео фаразларына караганда, ял көннәрендә Лениногорскида һәм районда һава температурасы көндез 0...+1, төнлә -2...-1 градус булачак, кар явуы көтелә.
-
Лениногорскилыларга танылган бакчачы Фарсель Зыятдиновтан 15 киңәш
Бакча сезонына әзерлек эшләре моннан бер ай элек башланды. Кемнәрнеңдер тәрәз төбендә помидор, борыч рассадалары үсеп утыра булса кирәк. Ләкин теге яки бу сәбәп белән помидор чәчәргә өлгерми калганнарга да әле соң түгел. Танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов соң өлгерә торган сортлы помидорны 25 мартка кадәр чәчәргә була, ди. "Әлегә кадәр...
-
Хәерле җомга иртәсе белән!
Көннәрегез файдалы үтсен, эш атнасы уңышлы тәмамлансын.