Татарстанда бер хатын чак тереләй янып үлмәгән
Башкаланың Четаев урамындагы күпкатлы йортта зур янгын чыккан. Фатирда кечкенә кызы белән генә яшәүче хатын-кыз ялкын телләрен күреп алганда шактый соң була инде... Бәхеткә, бала бу төнне әбисендә кунарга калган була. Паникага бирелгән хатын-кыз төтенгә буылып фатирдан чыгу юлларын эзли. Чак кына тереләй янып үлмәгән хуҗабикә көч-хәл белән ишекне ачып...
Башкаланың Четаев урамындагы күпкатлы йортта зур янгын чыккан. Фатирда кечкенә кызы белән генә яшәүче хатын-кыз ялкын телләрен күреп алганда шактый соң була инде...
Бәхеткә, бала бу төнне әбисендә кунарга калган була. Паникага бирелгән хатын-кыз төтенгә буылып фатирдан чыгу юлларын эзли. Чак кына тереләй янып үлмәгән хуҗабикә көч-хәл белән ишекне ачып коридорга чыгып ава. Анда шау-шу ишетеп чыккан күршеләре ярдәмгә ашыга.
Беренче фаразлар буенча, янгын сәбәбе буларак кухняда торучы креслога ут кабуны атыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев