24 март 2018 яңалыклары
-
«Коеп куйган Пугачева»: Лиза Галкина интернет кулланучыларны таң калдырды
Танылган юморист һәм алып баручы Максим Галкин кызы Лизаның Галина Юдашкинадан балалар өчен киемнәр модасын күрсәтү вакытында төшерелгән фото һәм видеосын интернет челтәрендә чыгарган. Интернет кулланучылар Лизаның киеменә югары бәя биргәннәр һәм кызның сәхнәдә үз-үзен тотышына карата да фикерләрен белдергәннәр. Шулай ук кызны әнисе Алла Пугачеваның «коеп куйган миниатюрасы» дип...
-
"Илфак төшеңә кермиме?" дигән сорауга җавап биргән
Айсылу Габдинова күпләргә "Алабута" җыры аша таныш. Шулай ук ТНВдагы "Кайнар хит" тапшыруын алып баручы буларак та беләләр аны. Габдиновлар гаиләсе Айсылуга 4 яшь чакта Уфадан Казанга күченә. Әтисе Айдар - җырчы, Татарстанның атказанган артисты. Әнисе Зилә - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Айсылу ике энесенә үрнәк апа: олысы Ильяс...
-
Өч дистә елдан артык нефть тармагында
Өч дистә елдан артык нефть тармагында хезмәт итә Ринат Шәрифуллин. 4нче цехта нефть табу буенча оператор булып эшли башлавына 37 ел тулган икән. Ринат Шамил улы Шөгердә туып-үскән. Авыл урамы буйлап велосипедта элдертүләре әле дә исендә. Шөгер нефть битумы заводына кадәрге юлда асфальт булуын күргәч, малай-шалай шатлана да соң инде....
-
Безне ташлап китмәгез (Түбән Чыршылыдан язалар)
Озакламый язны чакырып сыекчык, карга бураннары башланыр. Көтеп алабыз шул җылы яктан кайткан кошларны, бигрәк тә сыерчыкларны.Оялар ясап каршы алабыз. Аларга багышлап шигырләр, җырлар язабыз. Сыерчыклар исә әзер өйләргә кереп бер ике тапкыр сайрыйлар да, бала чыгару белән тагын урманнарга китеп югалалар. Ә бу вакытта яныбызда ел буе яшәп яткан...
-
Лениногорскилыларга төрле юнәлештә субсидияләр бирелергә мөмкин (Шартлары)
Мал асраучыларга дәүләт ярдәм кулы суза. Төрле юнәлештәге субсидияләр каралган. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, ярдәмнәр быел да булачак, Татарстан Министрлар Кабинетының шул хактагы Карары басылган. Сөтчелек юнәлешендәге мини-ферма төзүдәге чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидия бирелә. Аның өчен ферманың яртысы диярлек әзер булырга кирәк. Субсидия алганнан соң, сарайны алты...
-
Кирлегәчнең "Ихлас" төркеме Бөгелмәдә узган “Зәйтүнә” мөнәҗәтләр фестиваленнән беренче урын алып кайтты (ФОТОЛАР)
Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелды. Барлыгы 100-гә якын катнашучы! Алар «Соло» һәм «Ансамбльләр» номинацияләрендә бәяләнеп, акапелло рәвешендә чыгыш ясады. Кирлегәч авылының "Ихлас" төркеме Мәүлед бәйрәменә багышланган салават әйткәннәр. Чыгышларын бик ошатканнар. Котлыйбыз!
-
Тәслимә Рафикова: Яраткан эшем, якыннарым көч-дәрт бирә
Сүзем тормышта үз урынын тапкан, максатына ирешү юлында көчен дә, тырышлыгын да кызганмаган шәһәрдәшебез Тәслимә Һади кызы Рафикова турында. Шәһәр һәм районда аны белмәгән кеше сирәктер. Зур тәҗрибә туплаган грамоталы белгеч, кыю һәм энергияле, жор телле, үз халкын өзелеп яратучы милләтпәрвәр ханым. Бүген дә алга карап, яңа идеяләр белән янып...
-
Киемнәрен калдырып ник югалган? Тикшерәләр...
Түбән Камада 21 яшьлек кызның сәер рәвештә юкка чыгуын тикшерәләр. Кичә кичке 11 тирәсендә ГЭС сакчысы хатын-кыз әйберләренә тап булган. Ул полициягә хәбәр иткән. Килеп җиткән полиция хезмәткәрләре кызның сумкасында паспортын тапканнар. Өс киемнәре, аяк киемнәре 21 яшьлек кызныкы булуы ачыкланган. Киемнәрнең хуҗасын эзләп таба алмаганнар. Әлегә кыз белән ни...
-
Ун минутыгыз бармы?Тәмле кабымлык!
Кирәк булачак: тарталетка, 2пешкэн йомырка, 2тырнак сарымсак, 50-60 грамм каты сыр, 1аш кашыгы майонез. Сырны,йомырканы,сарымсакны угычтан чыгарасы.Өстенә петрушка куярга, тәмле була. Гөлнур Айзатуллова
-
Айгөл Хәева "Заман сулышы"на язылып бүләк отты. Котлыйбыз!
"Татмедиа" җәмгыяте уздырган "Подписка өчен телевизор" акциясенә нәтиҗә ясалды, кызыксындыру бүләге отучылар арасында лениногорскилы Айгөл Хәева да бар. Быел безнең шәһәр һәм районнан биш кеше катнашты. Төп приз - телевизор Мамадыш районына чыкты, одеял һәм фотоаппаратлар да безне читләтеп үтте. Һәр район катнашучылары арасыннан "Татмедиа" җәмгыятенә караган иң күп газет-журналга...
-
Лениногорскиның мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр (фотолар)
Мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан концерт булды. Бик күпләрне райони башлыгы Рәгать Хөсәенов бүләкләде. Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары
-
Лениногорскиның мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр (фотолар)
Мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан концерт булды. Бик күпләрне райони башлыгы Рәгать Хөсәенов бүләкләде. Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары
-
Һәр яңа туган сабыйга бушлай аптечка бирергә тиешләр! Тик бездә педиатрлар әлеге пункт турында еш кына “оныта”
һәр яңа туган сабыйга балалар поликлиникасында теркәлгәннән соң, бушлай аптечка бирергә тиешләр! Бу мәҗбүри! Тик бездә педиатрлар әлеге пункт турында еш кына "оныта", ә бу өлкәдә берни аңламаган ата-ана үзләрен тишек тагарак алдында калдыруларын белми дә кала. Яңа туган сабый "аптечка"сында һичшиксез булырга тиешле дарулар һәм кирәк-яраклар исемлеге белән танышыгыз....
-
Бала белән өйдә утыручыга компенсация бармы? (сорау-җавап)
Минем кызым бала карау өчен бирелә торган ялда утыра. Аңа хезмәткә яраксыз кешене карау-тәрбияләү буенча компенсация билгеләп буламы? дип сорый Наилә. -Хезмәткә яраксыз кешене караган өчен компенсация түләве хезмәткә яраклы эшләмәүче кешегә билгеләнә. Әгәр сезнең кызыгызга бала карау өчен отпуск эш бирүче тарафыннан бирелгән икән, бу очракта кызыгыз хезмәт мөнәсәбәтендә...
-
Баш авыртса, сөлге ал
Баш авыртса, дару эчәргә ашыкмагыз. Гади генә массаж ярдәм итә ала. • Бик калын булмаган сөлге алырга кирәк. Моның өчен тастымал яхшы булыр. Аны жгут сыман итеп бөтерергә. • Сөлгене баш артына куярга. Ике кул белән тотып сөлгене муен, баш һәм җилкәдә йөртергә. Бу эшне ашыкмыйча башкарырга кирәк. Җиңелчә авыртудан...