Минем кызым бала карау өчен бирелә торган ялда утыра. Аңа хезмәткә яраксыз кешене карау-тәрбияләү буенча компенсация билгеләп буламы? дип сорый Наилә.
-Хезмәткә яраксыз кешене караган өчен компенсация түләве хезмәткә яраклы эшләмәүче кешегә билгеләнә. Әгәр сезнең кызыгызга бала карау өчен отпуск эш бирүче тарафыннан бирелгән икән, бу очракта кызыгыз хезмәт мөнәсәбәтендә...
Минем кызым бала карау өчен бирелә торган ялда утыра. Аңа хезмәткә яраксыз кешене карау-тәрбияләү буенча компенсация билгеләп буламы? дип сорый Наилә.
-Хезмәткә яраксыз кешене караган өчен компенсация түләве хезмәткә яраклы эшләмәүче кешегә билгеләнә. Әгәр сезнең кызыгызга бала карау өчен отпуск эш бирүче тарафыннан бирелгән икән, бу очракта кызыгыз хезмәт мөнәсәбәтендә (трудовое отношение) тора һәм аңа әлеге компенсацияне билгеләп булмый. Әгәр кызыгыз хезмәт мөнәсәбәтендә тормый, шәхси эшмәкәр булып теркәлмәгән, мәшгульлек үзәгендә исәптә түгел, пенсия алмый икән, аңа хезмәткә яраксыз кешене карау өчен компенсация түләнә ала.
Сорауга Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Руслана Хәйруллина җавап бирде
Нет комментариев