24 июнь 2014 яңалыклары
-
Лениногорск нефть техникумы җитәкчесе Россия күләмендә танылган
"Россиянең урта һөнәри белем бирү лидеры - 2013" конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр рәтендә Лениногорск нефть техникумы директоры Игорь Врублевский да бар. Ул - "Директор - Россиянең нефть һәм газ тармагы өчен кадрлар әзерләү лидеры" номинациясендә җиңүче. Әлеге бәйге Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы рәислегендә, Россиянең урта һөнәри белем...
-
Карабашта яңа мәчет ачыла
26 июньдә Бөгелмә районы Карабаш авылында икенче мәчет ачыла, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы сайты. Революциягә кадәр бу авылда ике мәчет, ике мәхәллә була. Иске мәчет заманында клубка әйләндерелгән булган, аннары ул кабат төзекләндерелгән, манарасы куелган. Бүгенге көндә 19 гасыр ахырында төзелгән мәчет эшләп килә. Хәзер исә авыл кабат ике...
-
Лениногорскида яшенле яңгыр булуы көтелә
Казанда, тулаем алганда республикабыз җирлегендә, берничә көн дәвамында яшенле яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә "Intertat.ru" агентлыгы. Шул ук вакытта һаваның җылы булуы көтелә: якындагы 2 көндә термометр баганалары 24 градус җылы тамгасына кадәр күтәреләчәк, төнлә исә 8-13 градус җылыдан төшмәячәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы...
-
Панинга алмашчылар үсә
Казан шәһәрендә Сабантуй бәйрәме уңаеннан уздырылган трамплиннан сикерү буенча ачык Чемпионатта лениногорскилылар да уңышлы чыгыш ясаган, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында. Ярышта төрле шәһәрләрдән барлыгы 38 трамплинчы катнашкан булган. 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында бөтен призлы урыннар да безнекеләрдә, алар - Сергей Есипов, Рамис Саяров, Никита Волков. 2001-2002 елгы егетләрдән Руслан...
-
Мэриядә медаль тапшырылды
Мэриянең актлар залында үткән атналык планеркада "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Советы аппаратының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге начальнигы Галимова Нурания Мөстәкыймовнага "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары үсеше өчен" медален тапшыру тантанасы үтте. Әлеге медаль күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан тапшырылды.