Лениногорскида яшенле яңгыр булуы көтелә
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида яшенле яңгыр булуы көтелә

Казанда, тулаем алганда республикабыз җирлегендә, берничә көн дәвамында яшенле яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә "Intertat.ru" агентлыгы. Шул ук вакытта һаваның җылы булуы көтелә: якындагы 2 көндә термометр баганалары 24 градус җылы тамгасына кадәр күтәреләчәк, төнлә исә 8-13 градус җылыдан төшмәячәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы...

Казанда, тулаем алганда республикабыз җирлегендә, берничә көн дәвамында яшенле яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә "Intertat.ru" агентлыгы.
Шул ук вакытта һаваның җылы булуы көтелә: якындагы 2 көндә термометр баганалары 24 градус җылы тамгасына кадәр күтәреләчәк, төнлә исә 8-13 градус җылыдан төшмәячәк, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында. 26-нчы июнь көнне һава 19-24 градуска кадәр җылыначак, төнлә 9-14 градус җылы булачак.
Шуны да әйтергә кирәк, Татарстан территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы саклана.

погода

Нет комментариев