24 июнь 2020 яңалыклары
-
Муса Җәлил исемендәге очкычны Казанда каршы алдылар
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына «Аэрофлот» җәмгыятенең татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге самолеты төшеп утырды. Беренче рейс башкарган очкычны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
-
Татарстанда суытачак һәм яңгыр явачак
Иртәгә, 25 июньдә Татарстанда салкын һәм дымлы һава торышы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
-
Татарстанда урамда тавыш бирү мәйданчыкларының эш режимын аңлаттылар
Илнең төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8-20 сәгатьләрдә эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
-
Югалган йөзек табылса...
Сезне үзгәрешләр көтә, димәк! Нинди икәнен беләсегез киләме?
-
Татарстанда участокларны Конституция буенча тавыш бирүгә әзерләү төгәлләнде
Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк. Барлык участокларны әзерләү төгәлләнде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
-
Киләсе өч елда пенсиянең күпмегә артачагы билгеле булды
Киләсе өч елда пенсияләрнең ничек үзгәрергә мөмкин булуы билгеле булды. Россия Пенсия фонды бюджетының төп характеристикалары белән документны Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Рөстәм Миңнеханов: Җиңү бәйрәмендә ватандашлар кыюлыгын горурлык белән искә алабыз
Җиңү бәйрәмендә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ирек мәйданында хәрби парадта ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
-
Безнең якташларыбыз легендар Җиңү парадында катнашкан
1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда легендар Җиңү парады узды, анда Лениногорскидан да якташларыбыз катнашты. Бу хакта Туган якны өйрәнү музее хәбәр итә.
-
Иң зур гөнаһлар нинди һәм алардан ничек арынырга?
Беребез дә гөнаһсыз түгел. Адәм баласы, ничек кенә сакланырга тырышса да, ялгышмый тормый. Телебез белән генә түгел, уебыз һәм күзебез белән дә гөнаһ кылырга мөмкинбез.
-
Рөстәм Миңнеханов: Рухи хәзинәләр, традицияләр, суверенлык һәм дәүләтнең бөтенлеге — илебезнең нигезе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә бәйле рәвештә, мөрәҗәгать белән чыкты.
-
Якташыбыз Энгель Таһиров: Киләчәк булсын өчен Конституциягә мәдәни мирас турында төзәтмә кертү мөһим
Россия Федерациясе Конституциясенә мәдәни мирасны саклау турындагы төзәтмә — киләчәккә кертем ул. «Татар-информ»да шундый фикер белән В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты профессоры, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров уртаклашты.
-
Лениногорск шәһәре урамнарын юдырту эшләре алып барылды
Махсус техника шәһәр урамнарын 23, 24 июньдә юдырту эше алып барды.
-
Яхина «Зөләйха күзләрен ача» романының финалын нигә ачык калдыруы турында сөйләде
Язучы Гүзәл Яхина Instagram аккаунтында «Зөләйха күзләрен ача» романының финалын ни өчен ачык калдыруы турында сөйләде.
-
Covid-19 белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләүләр августка кадәр озайтылды
Covid-19 йоктырган авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре июль һәм август айларында да акчалата түләүләр алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә хәбәр итте.
-
16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре 10 мең сум күләмендә тагын бер түләү алачак
Июль аенда ата-аналар 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә акча ала алачак. Гомумән алганда, ярдәм чарасы 28 млн балага кагылачак, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.