Татарстанда урамда тавыш бирү мәйданчыкларының эш режимын аңлаттылар
РӘСМИ БҮЛЕК

Татарстанда урамда тавыш бирү мәйданчыкларының эш режимын аңлаттылар

Илнең төп законына төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участоклары 25 июньнән 30 июньгә кадәр көн саен 8-20 сәгатьләрдә эшләячәк, әмма төрле мәйданчыклар өчен үз вакыты билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

 

«25-30 июньдә республика халкы йорт яны территорияләрендә, шулай ук тавыш бирү биналарында тавыш бирә алачак. Ачык һавадагы участоклар 8-13 сәгатьтә, ә ябык биналардагы 14-20 сәгатьтә эшләячәк», — диде ул.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, ял көннәрендә — 27, 28 июньдә участоклар 8-14 сәгатьтә эшләячәк. «Тавыш бирү өчен участокларның эш графигы яшәү урыны буенча гражданнарга хәбәр ителәчәк һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылачак», — дип өстәде Кондратьев.

Тавыш бирүнең төп көнендә, 1 июльдә, Татарстан халкы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен 8-20 сәгатьләрдә сайлау участокларында үз фикерләрен белдерә ала.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/24-06-2020/tatarstanda-uramda-tavysh-bir-m-ydanchyklaryny-esh-rezhimyn-a-lattylar-5751880


Нет комментариев