24 август 2022 яңалыклары
-
Мәктәпкә җыенганда акчаны янга калдыру өчен нәрсә эшләргә? Киңәшләр
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Әмма мәктәпкә тулысынча әзер булганнар сирәктер. Чөнки алдан алып куелган уку формасы һәм аяк киемнәре кечерәергә мөмкин. Соңга калдым бугай дип борчылмагыз, әле соң түгел. Ә без исә, мәктәпкә җыеганда, акчаны янга калдыру ысулларын исегезгә төшерергә булдык.
-
Хатынымның хыянәтен белеп яшәве бик кыен иде...
Ун ел элек тормышымда чибәр кызны очраттым. Дөньяга булган уртак карашлар, максатлар безне кавыштырды дисәк тә була. Безгә бергә рәхәт иде. Алисә белән ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Бер елдан балабыз туды. Бик көттем улым тууын.
-
Бер миллион сумнан артыграк акчаларын балконнан ыргыткан
Башкалада өч хатын-кыз мошенниклар соравы буенча балконнарыннан бер миллион сумнан артыграк акчаларын җилгә очырган. Бу хакта “МВД Медиа” порталы хәбәр итә. Аларның барысын да бер үк төрле ысул белән алдаганнар.
-
Ләйлә Дәүләтова шатлыгы белән уртаклашты: "Мин матур гаилә хуҗабикәсе"
Танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова берникадәр вакыт югалып торган иде. Ләйләгә тамашачы да бу сорауны еш бирә икән. Ул аңа җавабын социаль челтәрләрдә бирде.
-
Бу атнада Мәдәни мохитнең соңгысы булачак. Вил Усманов килә
Бу атнада "Юбилейный" паркында үтәчәк Мәдәни мохиткә Вил Усманов килә.
-
Тукай районында бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды
Тукай районының Яңа бистәсендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Бу-районда аның исемен йөртә торган бөек татар шагыйренә беренче һәйкәл.
-
Банкларны мошенникларга күчерелгән акчаларны кире кайтарырга мәҗбүр итәчәкләр
Үзәк банк Россия банкларына мошенникларга күчерелгән акчаны хуҗасына 30 көн эчендә кире кайтару бурычын йөкләргә ниятли. Чит илгә юлланган акчаны кайтару вакыты исә ике айдан артмаска тиеш.
-
Мөэмин-Каратай балалары экологик сәяхәттә булдылар
Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе "Челтерәп аксын чишмәләр" дип исемләнгән экологик сәяхәт оештырды.
-
Чөгендер яфрагыннан коймак рецепты
Без гел кызыл чөгендергә өстенлек бирәбез, күпләр аның яфрагы файдалырак икәнен белми дә.
-
Лениногорскиның Мәшгульлек үзәгенә ел башыннан 1320 кеше мөрәҗәгать иткән
Эш эзләп, шушы елның гыйнвар аеннан алып август башына кадәр 1 мең 320 кеше мөрәҗәгать иткән.
-
Районда "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенең икенче атнасына нәтиҗә ясадылар (кемнәр җиңүче)
Шушы көннәрдә иң яхшы эшләүче комбайнчылар арасында үтә торган бәйгенең икенче атнасына нәтиҗә чыгардылар.
-
Коронавирус йоктыручылар саны арту сәбәпле кабат “удаленка” кертелә?
Россиядә чирләүчеләр саны артуга карамастан, өйдә торып эшләүгә кабат күчү булмаячак. Кайбер төбәкләрдә битлек режимы кертеләчәк – шуның белән шул. Академик, Россия Фәннәр академиясенең медицина фәннәре бүлеге секретаре Владимир Стародубов “Интерфакс” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Лениногорскилылар исерек шофер турында ЮХИДИ телеграм-каналына хәбәр итә ала
Руль артына утырган кешенең үз-үзен тотышы буенча исерткеч эчемлек кулланган икәнен күрәсез икән, Лениногорск ЮХИДИ телеграм-каналга язарга була.