Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Районда "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенең икенче атнасына нәтиҗә ясадылар (кемнәр җиңүче)

Шушы көннәрдә иң яхшы эшләүче комбайнчылар арасында үтә торган бәйгенең икенче атнасына нәтиҗә чыгардылар.

Алдынгы урыннар яулаган игенчеләрне район башлыгы Рәгать Хөсенов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов котлады.

Кече егәрлекле көче булган комбайннар арасында Кузнецов И.Н хуҗалыгыннан Чулпан Ильясов җиңүче булды. Ул «Вектор-410» комбайнында бер атнада 342 тонна ашлык суктырган.

Әлеге хуҗалыктан уртача җитештерү көченнән зуррак булган комбайннар арасында Марс Рәхимов 651 тонна ашлык суктырып, җиңүче булды, ул «Акрос-595» комбайнында эшли.

Уртача җитештерү көчендәге комбайннар арасында “Хәйретдинов Н.Л” фермерлык хуҗалыгыннан Рафис Сафиуллин җиңде, ул «Джон-Дир» комбайнында 511тонна суктырган.

Югары җитештерү көчендәге комбайнда эшләүче Максим Шанцев 874 тонна ашлык суктырып, алдынгы урынга чыкты. “Август-Лениногорск” хуҗалыгының тырыш комбайнчысы. «Торум-750» “кыр корабын”да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев