24 декабрь 2014 яңалыклары
-
Район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды
Бүген район советы депутатларының чираттан тыш сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Әлеге вазифага тәкъдим ителгән ике кандидат арасыннан депутатлар бертавыштан Наил Ринат улы Залаков өчен тавыш бирде. Ул моңа кадәр "Лениногорская" агрофирмасы директоры булып эшләгән иде. 1980 елда туган, белеме буенча юрист.
-
Күп балалы гаиләләргә субсидия
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2015 елда күп балалы гаиләләргә субсидия өчен федераль бюджеттан 12,8 млрд. сум бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды. Әлеге акча 53 субъектка, шул исәптән Кырым һәм Севастопольгә дә бүленәчәк. Яшәү минимумы күләмендәге айлык пособие өченче һәм аннан соңгы баласы туган ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә генә биреләчәк. Пособие...
-
Лениногорскилы 100 егет солдат булды
Быел көзге чакырылышта шәһәр һәм районнан 100 егет солдат шинелен киячәк, дип хәбәр итәләр хәрби комиссариатта. Бүгенге көндә армиягә туксаннан артык егетне озатканнар. Алар хәрби бурычларын Севастополь, Самара, Подмосковье, Мурманск, Хабаровскида үти башлаган. Чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.
-
Лениногорскилылар өчен “Кайнар линия” эшли
Хезмәт законнары өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау максатында, "кайнар линия" оештырылды. Әгәр эш хакын "конвертлата" түләү, эш хакын түләүдә тоткарлыклар, рәсми рәвештә эшкә урнашмыйча эшләүдә хокук бозулар буенча мәгълүматыгыз бар икән, 5-13-74 "ышаныч телефоны"на шалтыратыгыз.
-
Лениногорскида яшәүче әфганчыларга медаль тапшырылды
Дусларның үлемен, туплар шартлавын беркемгә күрергә язмасын дип тели, хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәп кайткан Рафик Галимов. Ул Керкәледә яши, без аның белән медаль тапшыру тантанасында сөйләшеп киттек. Әфганстанда сугыш бетүнең 25 еллыгына багышланган медаль тапшырдылар үзенә. Ә аның кебекләр безнең шәһәр һәм районда бик күп булып чыкты. 169 кешенең...
-
Лениногорскилыны ОДН борчый
Нигә коммуналь хезмәтләргә үзебез өчен дә, күрше өчен дә түләргә мәҗбүр булабыз? Шул сорау белән хезмәт күрсәтүче оешмага барган идем, җитәкчеләрнең ишекләре бикле булып чыкты. Квитанцияләрне тутыру белән шөгыльләнүче ханымнарга мөрәҗәгать итеп: - Безнең Әгадуллин урамы, 3 нче йортта үзләре яшәмичә, квартирантлар тотучы, утка-суга, газга түләмичә яшәүчеләр, бурычлылар бар,- дидем....
-
Мөэмин-Каратай клубы капиталь ремонттан соң
Узып баручы ел мөэминкаратайлылар күңелендә авылда мәдәният йортына "яңа сулыш өрелү", ягъни капиталь ремонт ясалу белән истә калыр. - Без бу ремонтны күптән көттек. Район җитәкчелегенә һәрвакыт шул үтенечне җиткерә килдек. Ниһаять, биш-алты елдан соң безне ишеттеләр, - ди авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова. Чыннан да, ел башында авылларда уздырылучы...
-
Казанда шартлау! Зыян күрүчеләр бар
Бүген Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлаган, бер катлы бинаның стеналары өлешчә җимерелгән, дип хәбәр итә «Интертат" сайты. Гадәттән тыш хәл турында иртәнге сәгать 9 тулып киткәч хәбәр ителә. Әлеге берләшмә газ баллоннары тутыру белән шөгыльләнә. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр дә бар - җимерекләр арасында калган бер кеше...
-
Яңа ел табынына
Сыр белән кабымлык Кирәк: 100 гр. каты сыр, 2 помидор, укроп, майонез, 2 тырнак сарымсак, "Принглс" чипсые, зәйтүн җимеше (маслины). Әзерләү: Сырны вак угычтан уарга. Помидор һәм укропны ваклап турарга. Шуннан соң,аларга уылган сарымсак кушып, майонез белән бутарга. Килеп чыккан массаны "Принглс" чипсы өстенә салып чыгарга. Зәйтүн җимеше белән бизәргә....
-
“Олимпия резервы” спортчылары бүләкләнде
Казан шәһәрендә узган "Татарстанның спорт өметләре" дигән тантанада үтеп баручы елдагы ярышлар нәтиҗәсе буенча бүләкләнүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Алар - "Олимпия резервы" спорт мәктәбенең спортчылары Александр Логинов, Нияз Галиев, Сергей Есипов, Максим Сергеев, Елена Тетюева. Тренерлары - Николай Щербаков, Николай Герасимов һәм Альберт Борһанов. "Иң яхшы директор-2014" номинациясе премиясе...
-
Лениногорскилы Константин Киселевка – 100 яшь
Лениногорск шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Константин Киселевка 100 яшь тулды. Аны "ТНГ-ЛенГИС" җәмгыятенең актлар залында җәмгыять эшчеләре, ветераннар Советы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Алар ветеранга истәлек, туганнарының һәм якыннарының кадер-хөрмәтен, ихтирамын, игътибарын тоеп яшәвен теләде. Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт сүзләре кабул итте.
-
Наркомания, СПИДтан интегүчеләргә хәйрия фонды
Әлмәттә наркотикларга бәйлелектән интегүчеләргә, СПИД эләктергәннәргә ярдәм белән шөгыльләнүче Тимур Исламов исемендәге хәйрия фондының филиалы ачылырга тиеш. Быел Әлмәттә наркотикларга кагылышлы 90 нан артык җинаять эше ачылган. 14 җинаятьчел наркотөркем ачыкланган, 6 притон ябылган һәм 10 кг наркотик матдә әйләнештән алынган. Аң томалау үзлегенә ия матдәне кулланган һәм саклаган өчен...