Наркомания, СПИДтан интегүчеләргә хәйрия фонды
Әлмәттә наркотикларга бәйлелектән интегүчеләргә, СПИД эләктергәннәргә ярдәм белән шөгыльләнүче Тимур Исламов исемендәге хәйрия фондының филиалы ачылырга тиеш. Быел Әлмәттә наркотикларга кагылышлы 90 нан артык җинаять эше ачылган. 14 җинаятьчел наркотөркем ачыкланган, 6 притон ябылган һәм 10 кг наркотик матдә әйләнештән алынган. Аң томалау үзлегенә ия матдәне кулланган һәм саклаган өчен...
Быел Әлмәттә наркотикларга кагылышлы 90 нан артык җинаять эше ачылган. 14 җинаятьчел наркотөркем ачыкланган, 6 притон ябылган һәм 10 кг наркотик матдә әйләнештән алынган. Аң томалау үзлегенә ия матдәне кулланган һәм саклаган өчен 160тан артык административ беркетмә төзелгән.
Наркодиспансерга наркотикларга бәйлелек синдромы белән беренче тапкыр 21 кеше мөрәҗәгать иткән.
Шулай итеп, бүген Әлмәттә 700 гә якын наркоман исәптә тора, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" басмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев