25 февраль 2015 яңалыклары
-
“Минем гаиләм шамаиле” конкурсы үткәрелә
"Минем гаиләм шәмаиле" акциясе уңаеннан Татарстан Диния нәзарәте конкурс оештыра. Әлеге проектка каллиграфия нисбәтле хезмәтләр берничә номинациядә кабул ителә. Проект җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, бәйгегә әзерләнгән хезмәтләрнең фотографияләрен 25 апрельгә кадәрinfo@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотография белән бергә авторның тулы исеме, номинация, иҗади эш исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат...
-
Карт-карчыклар һаман алдана
Өлкән яшьтәге кешеләрне төрле юллар белән алдап, кәкре каенга терәтү очраклары һаман да очрап тора. Шушы көннәрдә генә тагын ике кеше мошенниклар корбаны булган. Казанда яшәүче 80 яшьлек әби-карчык юл-транспорт һәлакәтенә "эләккән" туганын "йолып калу" өчен 10 мең сум акчасыннан колак какса, Чаллыда гомер итүче 75 яшьлек бабай "әҗәткә баткан"...
-
"Зәйтүнә" мөнәҗәт әйтү конкурсы – Бөгелмәдә
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге мартта "Зәйтүнә" мөнәҗәт әйтү конкурсын уздыра. Бәйге Бөгелмә шәһәрендә үткәреләчәк. Өченче тапкыр уздырылучы бәйге традицион хәнәфи мәзхәбен, татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору чарасы буларак үткәрелә, ди Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте....
-
Бөек Җиңүгә 70 тулуга багышланган сайт эшли башлады
Россиядә Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган рәсми сайт һәм "Җиңүгә Дан!" ("Ура Победе!") Бөтенроссия акциясенең мобиль кушымтасы эшли башлады. Әлеге сайтка кереп, Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы фото һәм видеоархив белән танышырга була. Анда сугыш темасына җыр һәм фильмнар да урнаштырылган. 9 май - Бөек Җиңү көнендә илнең төрле...
-
Якташыбыз Иван Панин – беренче
Күптән түгел Пермь крае Чайковский шәһәрендә ике төр чаңгы ярышы буенча Россия Кубогының унберенче, уникенче этабы төгәлләнде. Якташыбыз Иван Панин ике этапта да беренче урын алды. Башка татарстанлылардан, Дмитрий Наговицын унберенче этапта 18 нче урында.
-
«Салават күпере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивале җитеп килә
«Салават купере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивале 1 марттан старт алачак. Фестиваль Татарстанда яшәүче төрле халыклар мәдәниятенең үзара дуслык мәйданчыгына әверелүне, милли мәдәниятләр, тел, этнос, йола-фольклор мирасын саклау һәм үстерү традицияләрен дәвам итүне максат итеп куя. Фестиваль 3 этапта уза. 1 марттан 10 мартка кадәр дәвам итәчәк беренче этапта...
-
Бер кызны 10 мең сумга сатып җибәргәннәр
Күңел ачу үзәгенә килгән 32 яшьлек хатын-кызны егетләр урлап китә һәм 10 мең сумга җенси коллыкка сата. Хәзер Татарстаннан дүрт егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хәл узган җәйдә Чаллыда була. 32 яшьлек кыз бер егет белән талаша. Шуннан ул йөргән егете белән такси алып күңел ачу үзәгеннән китә. Талашкан...
-
Авыл мәктәпләренә — 57 миллион сум
Татарстанның авыл мәктәпләренә спорт залларын төзекләндерү өчен 2015 елда 57 миллион сум акча биреләчәк. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков шундый карарга кул куйган. Әлеге акчаның 15 млн. сумы - республика бюджетыннан, ә 42 млн. сумы федераль үзәктән бүлеп бирелә. http://intertat.ru/tt/
-
Яшь бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылды
21 февральдә Казанда яңа туган кыз бала мәете табылган иде. Нарасыйны хатын-кыз сумкасына салып, шәһәрнең 7 нче номерлы хастаханә коймасына элеп калдырулары турында хәбәр ителде. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 бүлек "в" пункты - яшь баланы...
-
Лениногорск полиция хезмәткәрләре “Батырлык атналыгы” акциясе үткәрде
Күптән түгел шәһәребезнең 13 нче һәм Сугышлы, Зеленая Роща авылы мәктәпләрендә Лениногорскиның Эчке эшләр бүлеге ветераннары "Батырлык дәресе" үткәрде. Аның максаты - укучыларда патриотик аң тәрбияләү, туган якка ышаныч тәрбияләү, гражданлык бурычны үтәргә, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуны профилактикалау һәм башкалар. Мондый төр чаралар үткәрү үсеп килүче буында туган иле...
-
Лениногорск халкы, спектакль карарга рәхим итегез
Р.Шиһап исемендәге татар халык театры районыбыз авыллары буйлап гастрольләрен дәвам итә. 28 февральдә - "Сүндермәгез сәрби чәчәген" спектаклен Урдалы авылы мәдәният йортында күрсәтәчәкләр. Башлана 18.00 сәгатьтә. 7 мартта "Сүндермәгез сәрби чәчәген" спектаклен мәдәният йортында Үрнәк авылы халкы карый алачак. Башлана 18.00 сәгатьтә.
-
Ашыгыгыз! "Заман сулышы"на ташламалы язылу
«Заман сулышы»на икенче яртыеллыкка арзанракка язылырга мөмкин. Бәясе - 378 сум гына.