Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Салават күпере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивале җитеп килә

«Салават купере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивале 1 марттан старт алачак. Фестиваль Татарстанда яшәүче төрле халыклар мәдәниятенең үзара дуслык мәйданчыгына әверелүне, милли мәдәниятләр, тел, этнос, йола-фольклор мирасын саклау һәм үстерү традицияләрен дәвам итүне максат итеп куя. Фестиваль 3 этапта уза. 1 марттан 10 мартка кадәр дәвам итәчәк беренче этапта...

«Салават купере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивале 1 марттан старт алачак.
Фестиваль Татарстанда яшәүче төрле халыклар мәдәниятенең үзара дуслык мәйданчыгына әверелүне, милли мәдәниятләр, тел, этнос, йола-фольклор мирасын саклау һәм үстерү традицияләрен дәвам итүне максат итеп куя.
Фестиваль 3 этапта уза. 1 марттан 10 мартка кадәр дәвам итәчәк беренче этапта Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округларында сайлап алу смотрлары үткәрелә.
Икенчесе 11 марттан 28 мартка кадәр булып, анысында исә сайлап алу комиссиясе фестивальнең зона этапларындагы иң яхшы чыгышларны билгели. Соңгы этап итеп, фестивальнең гала-концерты уздырыла.
Гала-концерт 17 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә булыр дип көтелә. Фестивальдә балалар иҗат коллективлары катнаша. Ул 5 номинациядә уздырыла: «вокал», «хореография», «нәфис сүз», «инструменталь музыка», «фольклор-йола сәхнә чыгышлары», диелә addnt.ru сайты хәбәрендә.
«Салават купере» III Республика балалар һәм яшүсмерләр фестивален Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салават купере