25 август 2016 яңалыклары
-
Италиядә җир тетрәү корбаннары 247гә җитте
Италиядәге җир тетрәү корбанннары арта - хәзерге вакытка 247 кеше үлү турында хәбәр ителә. Моннан тыш, илнең үзәк өлешендә тагын бер җир тетрәү күзәтелгән. Бу юлы 4.0 баллы. Әлегә корбаннар һәм җимерелүләр турында хәбәр юк. Коткаручылар Аматриче, Аккумоли, Пескара һәм Аркуата-дель-Тронтода эзләүләүләрен дәвам итә. Искәртеп узабыз: 24 августта Италиядә 6,4...
-
Жәл түгел: Олимпиада җиңүчеләренә – 107 BMW машинасы!
Рио-де-Жанейродагы Уеннарда Олимпия чемпионнары булып танылган Россия спортчыларына BMW X6 автомобиле бүләк ителә. Көмеш медаль ияләре - BMW X5, "бронза" яулаучылар BMW X3 машинасына утырып кайтып китәчәк. Бүген Россия Президенты Владимир Путин 2016 елгы Уеннарда җиңү яулаган һәм призер булган спортчылар белән очраша. Шулай итеп, спортчыларга барлыгы 107 BMW автомобиле...
-
Лениногорскилылар, бүген күл буена кино карарга килегез
Түбән сулык янында урнашкан ачык кинотеатрда бүген "Весна на Заречной улице" нәфис фильмы күрсәтеләчәк. Башлана 20:00 сәгатьтә. Керү - бушлай.
-
Иске Иштирәктә сигез айга йомгак ясалды (фотолар)
Иске Иштирәк авылында җыен узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, төрле служба вәкилләре һәм авыл халкы катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов сигез айга йомгак ясады. Иске Иштирәктә, өч авылга (Иске Иштирәк, Ялтау, Бәкер) 1 мең 277 кеше яши. 526 хуҗалык санала. Өч авылга...
-
Сыерга – 3000, кәҗәгә 1000 сум акча бирелә
Сыер асраучыларга быел да дәүләт ярдәме каралган. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бер баш савым сыерына - 3000 сум, бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум субсидия бирелә. Аны алу өчен шәһәр һәм авыл җирлекләренең башкарма комитетларына гариза тапшырырга...
-
Лениногорскилылар, пенсия турында сорауларыгыз булса, әзерләгез."Кайнар линия" эшлиячәк.
Республика көне уңаеннан, 29 августта Татарстан буенча Пенсия фонды бүлекчәсендә «кайнар линия» эшлиячәк Ул көнне 9.00дан 16.00 сәгатькәчә, 8-800-100-26-27 телефоны буенча бушлай шалтыратып, соравыңны бирергә мөмкин. Бүлекчә хезмәткәрләре пенсия түләүләре, индексация, яңадан исәпләү кебек сорауларга җавап бирәчәк.
-
Бүген Муса Җәлилне җәзалап үтерүгә 72 ел тулды
72 ел элек 25 августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелә. 72 ел элек 25 августта бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән. Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 (2) февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый....
-
Лениногорск районы кырларында шикәр чөгендере алалар
Район кырларында 1 мең 852 гектарда шикәр чөгендере утыртылган, хәзер шуны алу эше башланды. Яңгырлар яумаганлыктан, әлеге культура быел иртәрәк өлгергән. 25 август көне мәгълүматына караганда, 8 мең 463 тонна җыелган, уңыш гектарыннан 310 центнер тәшкил итә. Моннан тыш май алу өчен дип утыртылган рапс культурасын суктыру эше дә район...
-
Лениногорскилылар, игътибар! Һава торышының бозылуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бүген, 25 августта, көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен һәм давыллы җил чыгу ихтимал. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитә. Аерым районнарда боз явачак. http://intertat.ru/tt/
-
Лениногорскилылар балаларына нинди исемнәр куша?
Ел башыннан шәһәр һәм районда 333 ир бала һәм 292 кыз бала туган. Августта иң еш кушылган исемнәр: Сафия, Әминә, Ралинә, Зилә. Сирәк исемнәр: Вилдан, Лев, Аэлита, Сафина, Самина, Мумтозбегим.
-
Әлмәт укытучысы 15 яшьлек укучы белән җенси мөнәсәбәттә булуда шикләнелә
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тикшерү алды эше башлап җибәргән. Эш кузгатырга кайбер мәгълүмат чараларында бастырылган хәбәр сәбәпче булган. Андый язмаларда Әлмәттәге бер мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче 24 яшьлек хатын-кызның 15 яшьлек укучы кыз белән җенси мөнәсәбәттә булуы хакында әйтелә. Хәзер җаваплы затлар тарафыннан тикшерү эше...
-
Лениногорскилылар өчен 25 августка Йолдызнамә
Овен: Овны, постарайтесь сегодня не принимать близко к сердцу негативные моменты, которые возможно возникнут на вашем пути. Вы активны, энергичны и готовы действовать, главное, чтобы это запал никуда не исчез. Женщины-овны сегодня могут повстречать мужчину своей мечты, вы уж его не упустите! Телец: Тельцам, которые уже состоят в браке, сегодня...
-
Хәерле иртә! Көнегез уңышлы булсын!