25 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорскилылар нинди китап укый?
Беркөнне үзәк китапханәнең милли бүлегендә булып кайттым. - Быел безгә 164 китап кайтты. Аның йөздән артыгы татар телендә, кырыгы рус телендә һәм җидесе чуаш телендә, - диде милли бүлек хезмәткәрләре. Яңа китаплардан күргәзмә дә ясап куйганнар. Анда Марсель Әхмәтҗановның "Татар шәҗәрәләре", драма сөючеләргә Альберт Гаделнең "Кырлай кызы Айсылу" әсәре, хикәя...
-
Россиядә эш сәгатен кыскартырга уйлыйлар
Тиздән 8 сәгатьлек эш көне 6 га калырга мөмкин. Швециянең Гетеборг шәһәрендә шундый эксперимент уздырганнар. Хезмәткәрләрнең эш сәгатен кыскарткач, аларның эшләү көче икеләтә арткан. 8 сәгатьтә эшли торган эшләрне алар 6 сәгатьтә һәм бик нәтиҗәле башкарганнар. Күптән түгел, депутатлар атнасына эш көнен 4 кә калдырырга дигән тәкъдим белән дә чыкканнар...
-
Бер гаиләдә өч игезәк бала туган
Марсель һәм Олеся Савельевлар гаиләсендә 2015 елның 21 сентябрендә шатлыклы вакыйга була - аларның өч игезәк балалары дөньяга аваз сала. Өчесе дә - малай. Әти-әнисе аларга әле исем уйлап тапмаган. үзләрен бик яхшы хис итәләр, дип язылган интернет челтәрендә. Мәгълүматларга күз салсак, мондый хәл Түбән Кама шәһәрендә 2006 елда булган....
-
Фирдүс Тямаев: «Үземне беренче сыйныф укучысы итеп хис итәм»
- Фирдүс, күптән түгел сине яңа вазифада күрдек: «ТМТВ» каналында «ҖырлаОК» дигән тапшыру алып бара башладың. - Әйе. Җәй ахырында «Барс-медиа» җитәкчелеге тарафыннан шундый тәкъдим алдым. Кеше һәрвакыт үсәргә, үзгәрергә, яңалыкка, камиллеккә омтылырга тиеш бит. Каршы килмәдем. - Ничек соң, үзеңә ошыймы? - Бик авыр. Концерт кую - бер өлкә,...
-
«Ихлас» мәчете бүләкләр өләште
Кичә, Корбан бәйрәме көне уңаеннан "Ихлас" мәчете хезмәткәрләре күп балалы һәм тулы булмаган гаиләдәге балаларга бүләкләр таратты. 27 сентябрь көнне сәгать 10.00да "Ихлас" мәчете каршында бәйрәм чарасы үткәрелә. Балалар һәм ата-аналарны чакырабыз. Рәхим итегез!
-
Ялган “социаль хезмәткәр”ләр артты. Сак булыгыз!
Республика территориясендә мошенниклар артканнан арта бара. Күбесендә олы яшьтәге пенсионерлар зыян күрә. Мошенниклар йә социаль хезмәткәр, йә бозымны бетерүче һәм башка өлкә хезмәткәрләре дип таныштырып, өйләренә үтеп керә, алдый, урлый. Хәзер, бигрәк тә, хатын-кызлар арасында алдау очраклары артып китте. Мәсәлән, Алабуга шәһәрендә бер билгесез хатын-кыз үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып,...
-
Күкрәк сөтенә тончыгып үлгән
Бу хәл шушы көннәрдә Нурлат районында булган. Өч айлык сабый күкрәк сөтен имгәндә тончыгып үлгән. Экспертларның алдан фаразлавынча, сөт белән баланың сулыш органнары томаланган. kazanfirst.ru сайтыннан
-
Лениногорск хуҗалыкларында маллар ач булмас
23 сентябрь көнне "Лениногорская агрофирмасы" җәмгыяте территориясендә азык әзерләү нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Анда авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Семинарның бу җәмгыятьтә узуы очраклы түгел, чөнки биредәге малларга күп итеп азык туплаганнар, мәсәлән, 3 мең 223 тонна печән, 17 мең 517 тонна сенаж, 22 мең тонна силос әзерләнгән....
-
Лениногорскида берәү чит фатирдан телефон һәм бижутерия урлаган
Полиция хезмәткәрләре элек тә хөкем ителгән 1982 елгы ир-атны тоткарлый. Ул Лениногорск шәһәренең Тукай урамында урнашкан бер йорт фатирына керә, фатир ишеге биклә булмый, аннан кәрәзле телефон һәм бижутерия урлап чыга. Тиз арада аларны сата. Фатир ни өчен бикләнмәгән булган? Фатирда сукыр кыз калган була. Әбисе азык-төлеккә чыгып киткән. Полициядә...
-
«Ак чәчәкләр» фильмы районнарга чыга
Режиссер Ринат Әюповның «Ак чәчәкләр» исемле кинокартинасы XI Казан Халыкара мөселман фестиваленең төп вакыйгаларының берсенә әверелде. Габдрахман Әпсәләмовның әлеге романны иҗат итүенә 50 ел узу уңаеннан төшерелгән бу фильмда ярты гасыр узгач та актуаль булган проблемалар күтәрелә - шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт, игелекле эш өчен үз-үзеңне корбан итү. «Ак чәчәкләр» фильмының...
-
Казан гүзәле бер миллион өчен көрәшә
Сирень Яруллина "Мисс Офис" бөтенроссия матурлык конкурсы финалына үткән. 94 катнашучыдан финалга үтәчәк 25 офис гүзәлен конкурсның рәсми сайтында тавыш бирү юлы белән ачыклаганнар. Сирень Яруллина Казанда бер матурлык салонын җитәкли. - Конкурста катнашу - үземне яңа яктан ачу мөмкинлеге һәм алыштыргысыз тормыш тәҗрибәсе. Акчалата бүләк ярдәмендә бизнесымны да үстерә...
-
Багана да юк, бала да
Балык Бистәсе районының Биектау авылында булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. Сабан туеннан калган авыш багана өстеннән егылып төшкән 11 яшьлек Инсафның әти-әнисен юатыр сүз дә табып булмый. Инсафны туганнары бик сагына. -Бик шук малай иде ул. Ут борчасы булды. Кушкан эшне шалт итеп эшләп куя. Әле бит фаҗига булыр алдыннан...
-
Керкәледә берәү йорт баскан
Полиция хезмәткәрләре 1966 елгы ир-атны тоткарлый. Ул Керкәле авылында урнашкан бер йортны баскан. Өй хуҗаларының өйдә юклыгыннан файдаланып, ишекне ачып кергән һәм азык-төлек продуктлары, 3 мең акчаларын урлаган. Экспертиза бармак эзләреннән аның кем икәнен ачыклаган. Ул 1966 елгы, өч тапкыр урлау өчен хөкем ителгән ир-ат булып чыга. Полициянең тикшерү бүлеге...
-
Мәккәдә фаҗига: меңләгән кеше һәлак булган
Мәккәдәге Минә тавында килеп чыккан фаҗигале хәл аркасында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында Татарстан вәкилләре юк. Бик күпләрнең үлеменә китергән фаҗигале хәл- күпләп җыелган халык арасында башланган этелеш сәбәпле булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, фаҗигада зыян күрүчеләр 863 кешегә җиткән, 717 хаҗи мәрхүм булган. Коткару эшләре хәзер дә дәвам итә....