Беркөнне үзәк китапханәнең милли бүлегендә булып кайттым.
- Быел безгә 164 китап кайтты. Аның йөздән артыгы татар телендә, кырыгы рус телендә һәм җидесе чуаш телендә, - диде милли бүлек хезмәткәрләре.
Яңа китаплардан күргәзмә дә ясап куйганнар. Анда Марсель Әхмәтҗановның "Татар шәҗәрәләре", драма сөючеләргә Альберт Гаделнең "Кырлай кызы Айсылу" әсәре, хикәя...
Беркөнне үзәк китапханәнең милли бүлегендә булып кайттым.
- Быел безгә 164 китап кайтты. Аның йөздән артыгы татар телендә, кырыгы рус телендә һәм җидесе чуаш телендә, - диде милли бүлек хезмәткәрләре.
Яңа китаплардан күргәзмә дә ясап куйганнар. Анда Марсель Әхмәтҗановның "Татар шәҗәрәләре", драма сөючеләргә Альберт Гаделнең "Кырлай кызы Айсылу" әсәре, хикәя жанрын үз итүчеләргә Фәйрүзә Мөслимованың "Башка кеше"се, Вадим Җәмилнең "Килмешәк" китаплары бар. Арада шаян хикәяләр дә урын алган: Мәгъсүм Гәрәевнең "Әкәмәтләре" һәм Фәнзамал Батталның ""Аз-азлап кына" дигән юмористик китаплары. Укытучылар үз эшләрендә "Татар педагогик фикере антологиясе", "Әдәби Чаллы" китапларын куллана ала.
Лениногорск белән бәйле өр-яңа басмалар да бар. Алар - Марат Миңнегуловның "Судьба нефтяника", "Родные лица Победы. Арестов Анатолий Васильевич", "Родные лица Победы. Рафетдинов Набиулла Рагафетдинович". Октябрь азагында, соңгы атап үткән китапларның, тәкъдир итү кичәсен уздырырга ниятләп торалар икән.
Ә менә иң күп укылган китаплар исемлегенә җирле язучыларыбыз Альберт Хәсәновның "Сайланма әсәрләр"е, Рәмзия Габделхакованың "Нишләттегез Гөлкәйне", Наил Шәрифуллинның "Кая бара бу дөнья?" басмалары кергән. Шулай ук Илүсә Нәбиуллинаның "Сыңар канат", Роза Хәбибуллинаның "Мулла килене"н бик яратып укыйлар икән.
Китапханәгә җәен урта яшьтәгеләр күбрәк йөргән булса, яңа уку елы башлану белән, мәктәптә укучы балаларның һәм студентларның саны күзгә күренеп арткан.
Зилә Мөдәррисова
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев