25 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилылар, көзге мәрхәмәтлелек атнасы башланды, изге эшләргә кушылыйк
Бүгеннән, ягъни 25 сентябрьдән республикада, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында "Көзге игелек атналыгы - изге эшләр эстафетасы" акциясе старт алды. Ул #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» хэштегы белән үтә. Акция 2 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Лениногорскилылар да мәрхәмәтле булып, тирә-юньдәгеләр өчен игелекләр кылыр.
-
Лениногорскида өлкән яшьтәге пенсионер мошенник тозагына эләккән
Өлкән яшьтәге пенсионерны алдаган мошенник кулга алынды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте. Сентябрь аенда эчке эшләр бүлегенә 92 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать итә. Ул Пенсия фондыннан бер ир-ат килеп, мине талап китте, дип хәбәр итә. Үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган ир-ат әбигә пенсия турындагы үзгәрешләрне сөйлим дип,...
-
Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе була
Шәһәребезнең "Юбилейный" паркында 30 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Халыкка сыйфатлы, экологик яктан чиста авыл продукциясе тәкъдим ителәчәк. Теләүчеләргә итнең төрлесен, йомырка, яшелчәләр, балык, шулай ук бөртеклеләр сатып алырга була. Ярминкә иртәнге сәгать 8.00дә башлана. Продукция сатып алгач, лениногорскилылар ял концерты да карый ала. "Юбилейный" паркы сәхнәсендә иҗат коллективлары чыгыш...
-
Лениногорскилы Фәридә Гыйззетдиновадан яңа шигырь
Йөрәк ярсуы Идел суы тирән микән? Карамадым, башым әйләнде. Яратам дип, әттең иркәм Чәчләребез чәчкә бәйләнде. Калфак такыяма чәчкә эзләгәндә Алан үләннәрен таптадым. Ромашканың ак таҗларын өзгәләдем Соравыма җавап тапмадым. Соравыма җавап эзли-эзли Килеп чыктым таныш үзәнгә. Тирән суда нигә балык йөзми Йөрәк ярсуына ничек түзәргә? Түзә алмый йөрәк ярсуына...
-
Кабактан 3 төрле тәмле ризык зерләү ЫСУЛЫ
Илсөяр Кәбировадан кабактан тәмле ризыклар үзерләү рецептлары Ит һәм гөмбә белән фаршланган кабак Уртача зурлыктагы 1 кабак, 1 кг яңа бәрәңге, 500 гр гөмбә, 3 баш суган, 500 гр бозау ите, 2 кишер, үсемлек мае. Кабакны яхшылап юабыз һәм өстен капкач итеп кисеп алабыз. Орлыклардан чистартабыз. Ит, гөмбә, суган һәм...
-
новости
-
Лениногорскида мини-футбол турниры узды (фотолар)
24 сентябрьдә шәһәрнең "Яшьлек" стадионында мини-футбол буенча чираттагы турниры узды. Анда оешмалар ярышты. Нәтиҗәдә турнирның җиңүчеләре "ЛенРемСервис" командасы булды. Икенче урында "Лениногорскнефть" идарәсе , өченче урынга җирле администрация командалары чыкты.
-
Гриппка каршы прививка турында 10 УЙДЫРМА
Республика иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече, табиб-эпидемиолог Дмитрий Лопушов әлеге уйдырмаларга ачыклык кертте. 1нче уйдырма. "Инфекцияләр таралуы күренми әле, прививка ясауның хаҗәте юк" Әйләнә-тирәбездә грипп йоктырып авырып ятучылар булмавы әле инфекция юк дигән сүз түгел. Көн саен төрле илләрдә бу авыруны эләктерүчеләр теркәлеп тора....
-
“Татфондбанк”тан зыян күрүчеләргә акчаларны кайтару көне билгеле булды
"Татфондбанк" белән бәйле вәзгыятьтән соң, вакытлыча администрация клиентларның банкларга карата таләпләрен ачыклау өчен аларны кредиторларның таләпләре реестрына исәпкә куйган иде. Бу процесс төгәлләнде. Банклар ябылу сәбәпле, зыян күрүчеләргә 29 сентябрьдән акчаларын кайтара башлаячаклар. Дөрес, барысын да түгел. Кредиторларның таләпләре үтәлеше суд ярдәмендә хәл ителә. Таләп ителгән сумманың 15,14 проценты күләмендә...
-
Лениногорскида ТР Президенты идарәсенең гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү бүлеге начальнигы Роза Килькеева кабул итә
28 сентябрьдә 10.00 - 13.00 сәгать аралыгында администрация бинасында 13нче кабинетында республика Президенты идарәсенең гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү бүлеге начальнигы Роза Рифкатовна Килькеева гражданнарны кабул итә. Кабул итү адресы: Кутузов урамы, 1нче йорт, 13 кабинет Язылу өчен телефон: (843) 567-88-57
-
ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ КЫЗЫ АЛСУ: "ӘНИ КИРЕ КАЙТКАН ДИП ТӨШ КҮРДЕМ"
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхине искә алу кичәсе булды. "Истә калсын" дип исемләнгән концертта татар эстрадасы йолдызы турында якты хәтер яңартылды. Олы кызы Алия өч җыр башкарды. Кечкенә кызы Алсу белән концерт башланганчы сөйләшеп алдык. - Алсу, әниегезнең 51 е дә узып китте, төшегезгә кергәне юкмы? -...
-
Татарстанда фаҗига: башта пычак белән үтергән, аннан йортка ут төрткән
Тикшерүчеләр Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында янгын сүндергәндә табылган ир-атны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, 20 августта "Виктория-Заречье" бакчачылык ширкәте йортында янгын сүндергәндә пычак яралары булган 67 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табыла. Йортта җиңел...
-
Лениногорскида 400нче пар язылышты
Узган җомга Лениногорск ЗАГС бүлегендә 400 пар язылышкан.
-
Лениногорскилыларга 25 сентябрьгә Йолдызнамә
Овен: Овнам наибольший успех сегодня уготован в коллективных делах. Доверьтесь своим партнёрам по бизнесу или работе, так как именно от этих людей зависит, как в дальнейшем сложится ваша профессиональная судьба. Телец: Тельцам 25 сентября придётся несколько изменить привычную модель поведения. Чтобы получить перспективную должность раньше других коллег, вам следует более...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Уңышлы эш атналары сезгә! Йөрер юлларыгыз уң, кылган гамәлләрегез изге булсын!