КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН
Лениногорскида өлкән яшьтәге пенсионер мошенник тозагына эләккән
Өлкән яшьтәге пенсионерны алдаган мошенник кулга алынды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.
Сентябрь аенда эчке эшләр бүлегенә 92 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать итә. Ул Пенсия фондыннан бер ир-ат килеп, мине талап китте, дип хәбәр итә. Үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган ир-ат әбигә пенсия турындагы үзгәрешләрне сөйлим дип,...
Өлкән яшьтәге пенсионерны алдаган мошенник кулга алынды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.
Сентябрь аенда эчке эшләр бүлегенә 92 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать итә. Ул Пенсия фондыннан бер ир-ат килеп, мине талап китте, дип хәбәр итә. Үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган ир-ат әбигә пенсия турындагы үзгәрешләрне сөйлим дип, аның ышанычын яулый, өйгә кадәр керә һәм сөйләү барышында массажер да тәкъдим итә. Әби аның өчен 9 мең түли, шуннан соң алдакчы кача.
Оператив-эзләү чаралары барышында хокук саклау хезмәткәрләре аның 37 яшьлек Чиләбе кешесе булуын ачыклый. Аны шәһәрнең йорт ишегалды территориясендә тоталар. Кулга алынучы Лениногорскига массаж ясый торган аппаратка реклама ясау һәм сату өчен килүен әйтә.
Аңа каршы җинаять эше ачылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев