25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Акчасыз россиялеләрне салымнан азат итәргә җыеналар
Әгәр дә тиешле закон кабул ителсә, бу исемлеккә кайсыбыз эләгә микән? Карап карыйк! Россия вице-премьеры Ольга Голодец сүзләренчә, хәзерге вакытта хөкүмәттә салым салуда яңалыклар кертү, шул исәптән мескеннәрне керемгә салымнан (подоходный налог) азат итү мөмкинлеге карала. Аның фикеренчә, НДФЛ дан иң аз акча алучыларны азат итү мескенлекне җиңүнең җитди адымы...
-
Хәния ФӘРХИ: “Туганлык хисләрен акчага алыштырып булмый”
Татарстанның халык артисты, 16 тапкыр "Алтын барс" премиясенә лаек булган җырчыбыз Хәния Фәрхи-Биктаһирова илебезнең татарлар яшәгән төбәкләренә гастрольләргә йөри. 30 елдан артык сәхнәдә ул. Кайда гына чыгыш ясаса да, тамашачы аның һәр җырын алкышларга, ә үзен чәчәкләргә күмә. Шушы көннәрдә ул туган ягы Башкортстанда һәм Ырынбург өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясап,...
-
Шөгердә күңелле кич утыралар (фотолар)
Шөгер мәдәният йортында "Жомга кон кич белэн"дип исемләнгән ял кичәсе узды.Кичә күңелле уеннар,моңлы жырлар белән үрелеп барды,ә бәйрәм азагында авылдашларыбыз пешереп килгән тәмледән-тәмле ризыклар белән рәхәтләнеп чәйләр эчтек, - дип язылган шөгерлеләрнең ВКонтактедагы группаларында. Гөлфия Шәйдуллина исә менә мондый комментарий да язган фото астына: Кабак бәлеше, соклары, Табыннарны бизәде, Җырлы...
-
"Әни янында рәхәт" бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды.
"Әни янында рәхәт" бәйгесендә тавыш бирү тәмам. Барлыгы 3684 тавыш бирелде. Бәйгенең җинүчесе Түбән Чыршылыдан Нурия Ногуманова. Аның өчен 1306 тавыш бирелде. Икенче урында Лениногорскидан Тәнзилә Низамова. 1061 тавыш. Өченче урынга 382 тавыш белән лениногорскилы Зөлфирә Габитова чыкты. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Бүләкләү өчен 2 декабрьдә 14.00 сәгатьтә редакциядә көтеп калабыз.
-
Аерылышкан парларга бары тик ике ел узгач кына кабат өйләнешергә рөхсәт итәчәкләр?!
Узган ел белән чагыштырганда, быелның 10 аенда Татарстанда өйләнешүчеләр саны 14 процентка кимегән. Татарстан министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, аерылышучылар саны арта бара. Аерылу процессын катлауландыру турында сүзләр күп йөрде. Бу мәсьәләне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә мөһим көнүзәк мәсьәлә дип куйган иде. Гаиләләрне ныгыту өлкәсендә...
-
Лениногорскиның яшь спортчылары җиңел атлетика ярышларында уңыш яулады
Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче малай-кызлар Казанда Бөтенроссия ярышларында катнашты. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән 1 меңгә якын спортчы катнашты. Өч яшь төркеменә бүленделәр. Биеклеккә сикерү буенча Маргарита Головина чемпион булды. Данил Михайлов 400 метрлы дистанцияне 54,18 секундта үтте, бронза медаль алды. Алина Галиева өчләтә сикерүдә көмеш медальгә лаек булды. Шәхси...
-
Конкурста тавыш бирү тиздән тәмам булачак
"Әни янында рәхәт" бәйгендә тавыш бирү бүген 14.00 сәгатьтә ябыла. Хәзерге вакытка өч мең алты йөздән артык тавыш бирелгән. Лидерлар арасында үзгәреш юк. Берничә сәгатьтән җиңүчеләр билгеле булачак.
-
11нче гимназиядә укучылар әниләре белән бергә артистлыгын күрсәтте (фотолар)
Шәһәребезнең 11нче гимназиясендә башлангыч сыйныфлар катнашында Әниләр көненә багышланган чара үтте. Бәйрәмдә һәрбер сыйныфтан бер әни үзенең баласы белән чыгыш ясады. Музыкаль номер күрсәттеләр, кемдер җыр ягыннан оста, кемдер бию ягыннан булдыра икән. Әниләр ризык пешереп килгән, аның турында матур һәм оста итеп сөйләп, тәкъдим иттеләр. Шулай ук башлангыч сыйныфта...
-
Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә Әниләр бәйрәме үтте
"Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә китапханә хезмәткәрләре Әниләр көненә багышланган әдәби кичә үткәрделәр. Чарага килгән кунакларны Әниләр көненең тарихы, аның үзенчәлекләре, бәйрәмгә хас булган гореф-гадәтләр белән таныштырдылар.Азактан әниләр бәйгедә катнашты, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, - дип хәбәр итә Үзәк китапханә.
-
Депутатлар лениногорскилыларны кабул итүләрен дәвам итә
23 ноябрьдә халыкны Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин кабул итте. Лениногорскилыларны дару һәм медицина техникасы белән тәэмин итү, юлларны ремонтлау, районда су белән тәэмин итүне яхшырту кебек сораулар борчый икән. Исегезгә төшерәбез: бүген, 25 ноябрьдә, республика Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов кабул итә. Ул партиянең кабул итү бүлмәсендә оештырыла (Булгаков...
-
Хәерле җомга иртәсе белән!
Җомга көннәре мөбәрәк булсын, файдалы үтсен! Эш атналарыгыз уңышлы тәмамлансын!