Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

11нче гимназиядә укучылар әниләре белән бергә артистлыгын күрсәтте (фотолар)

Шәһәребезнең 11нче гимназиясендә башлангыч сыйныфлар катнашында Әниләр көненә багышланган чара үтте. Бәйрәмдә һәрбер сыйныфтан бер әни үзенең баласы белән чыгыш ясады. Музыкаль номер күрсәттеләр, кемдер җыр ягыннан оста, кемдер бию ягыннан булдыра икән. Әниләр ризык пешереп килгән, аның турында матур һәм оста итеп сөйләп, тәкъдим иттеләр. Шулай ук башлангыч сыйныфта...

Шәһәребезнең 11нче гимназиясендә башлангыч сыйныфлар катнашында Әниләр көненә багышланган чара үтте.

Бәйрәмдә һәрбер сыйныфтан бер әни үзенең баласы белән чыгыш ясады. Музыкаль номер күрсәттеләр, кемдер җыр ягыннан оста, кемдер бию ягыннан булдыра икән. Әниләр ризык пешереп килгән, аның турында матур һәм оста итеп сөйләп, тәкъдим иттеләр.

Шулай ук башлангыч сыйныфта укучылар да концерт әзерләгән, "Сәйлән", "Тулпар" ансамбльләре чыгыш ясады, 1"А" сыйныфы укучылары "Әни була бер генә" исемле спектакль күрсәтте.

Бәйрәмне Фәнзия Әбүләизова белән Зөмәрә Шәрәпова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев