25 декабрь 2015 яңалыклары
-
Иртәгә Лениногорскида Үзәк чыршы ачыла
"Юбилейный" паркындагы Үзәк чыршы 26 декабрь - шимбә көнне кичке сәгать 15.00 дә ачыла. Ул көнне театральләштергән күренеш күрсәтелә, Кыш бабайлар парады булачак, бәйрәм бүләкләре таратылачак. Балаларга тауда шуу мөмкин булачак, тимераякта шуу өчен шугалак катырыла, сәүдә ярминкәсе эшләп торачак.
-
13 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 26 декабрьдә алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың күпчелек районнарда кар явуы фаразланыла, төнлә һәм иртән томан төшәчәк, буран чыгу ихтималы да бар.. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 4-9, аязган вакытта 13 градус салкын булачак. Көндез исә...
-
Лениногорскида Яңа елга иң яхшы әзерләнүчеләр ачыкланды
Декабрь башында шәһәр һәм районда игълан ителгән "Яңа ел бизәкләре" конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җитәкчелегендәге махсус комиссия конкурста катнашу теләген белдерүчеләрнең территорияләрен караганнан соң түбәндәге нәтиҗәләр чыгарган: Промышленность предприятиеләре арасында "Лениногорскнефть" идарәсе беренче урынга лаек дип табылган. Учреждениеләрдән "Информацион ресурслар үзәге" бинасы һәм территориясе беренче...
-
Лениногорскиның өч авыл җирлеге машиналы булды
Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Безнең районнан әлеге бәхеткә Зәй-Каратай, Ивановка һәм Яңа Чыршылы авыл җирлеге башлыклары ия...
-
Лениногорск районы башлыгы бүләкләнде
Кичә Казанда "Ел җитәкчесе - 2015" конкурсына нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде, алар арасында безнең район башлыгы Рәгать Хөсәенов та бар иде. Ул "Яңарыш" фондының хәйриячеләре исеме язылып барган китапның чираттагы VI томы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа бүләкләрне Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды.
-
Шәһәр хатынының бер көне
Илфак Шиһапов «Авыл хатынының бер көне...» (12 ноябрь) дигән язмасында: «Бүген тормышны, нигездә, хатын-кызлар алып бара. Шәһәрдә дә, авылда да шулай ул. Соңгысында бигрәк тә...» дип яза. Һәм авыл хатынының иртәдән алып кичкә кадәр бер көненең ничек үткәнен тасвирлап бирә.Ә мин шәһәр хатынының бер көне ничек үткәнен язарга булдым әле....
-
Лениногорскида яшәүче бер парның алтын туе
Шәһәребездә яшәүче Люция апа һәм Минзаһит абый Зариповларның бергә гомер итә башлауларына шушы көннәрдә 50 ел тула. Мин килеп кергәндә, бергәләп мәш килеп дәрес әзерләп утыралар иде. Өченче сыйныфта укучы оныклары Булатка өй эшен эшләргә ярдәм итүләре икән. - Картаерга вакыт юк, һаман әле укыйбыз, - дип елмаеп каршы алдылар...
-
Урмышлыда күп еллар бергә торган гаиләләрне котладылар
Үткән атнада Урмышлы халкы авыл клубына - җирле үзидарә, клуб, китапханә белән бергәләп оештырган "Гаилә - тормыш бизәге" дип аталган кичәгә җыелды. Алар - гаилә корып яши башлауларына шушы көннәрдә 60 ел тулган Әлфия һәм Зиннәтулла Нуруллиннар, Мосалия һәм Суфиян Шәйхетдиновлар, шулай ук 55 ел бергә гомер кичерүче Гөлҗиһан һәм...