Лениногорскиның өч авыл җирлеге машиналы булды
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Лениногорскиның өч авыл җирлеге машиналы булды

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Безнең районнан әлеге бәхеткә Зәй-Каратай, Ивановка һәм Яңа Чыршылы авыл җирлеге башлыклары ия...

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды.
Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды. Безнең районнан әлеге бәхеткә Зәй-Каратай, Ивановка һәм Яңа Чыршылы авыл җирлеге башлыклары ия булды. Аларга өр-яңа "Шевроле Нива" автомобильләре бирелде.

Машина авыл җирлекләре

Нет комментариев