26 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Лениногорскида алты айлык бала үлеме белән бәйле җинаять эше кузгатылган
21 гыйнварга каршы төндә Лениногорскидагы бер тулай торакта янгын чыккан, дип язган идек инде. Россия Тикшерү комитетының республика буенча тикшерү органнары шул янгын вакытында алты айлык баланың үлеме буенча,(Җинаять Кодексының 109нчы статьясы, 1нче часте - Саксызлык буенча үлемгә китерү) җинаять эше кузгаткан. Беренчел мәгълүматлар буенча, баланың әнисе янгынны сүндергәндә, алты...
-
Сания апа, мин сине, барыбер, табам (булган хәл)
Адәм баласы үзенең игътибарсызлыгы һәм таркаулыгы аркасында нинди генә хәлләргә дучар булмый икән?! Кибеттә алдану, банк хисабына ялгыш акча салу, машинада барганда, тиеш билгене абайламыйча, штраф салдыру дисеңме? Санап китә калсаң, алар хәйран күп! Бу ничәнче йорт? Менә, мәсәлән, бер көнне бер кирәкмәгәнгә өч кешене иртән иртүк "борчыдым". Моңа, әлеге...
-
Чикләвекне ничек сайларга һәм сакларга?
Әстерхан чикләвеге 60 процент майдан, 17 процент аксым һәм углеводлардан, А, В, С, Е витаминнарыннан тора. Чикләвек кандагы холестеринны киметә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, азканлылыктан интегүчеләргә ярдәм итә. Майлар күп булса да, ни гаҗәп, ул кешене симертми. Көненә биш чикләвек ашасаң, майга бай башка ризыкны авызга алмаска да мөмкин. Яңа гына...
-
Лениногорск табибы битне чистарту буенча киңәшләр бирә
Бит тиресе бозылып, бетчә чыгып җәфаланучылар аның никадәр уңайсыз булуын үзләре генә белә. Бу хәл аеруча да яшүсмерләрдә күзәтелә. Шушы көннәрдә шәһәребезнең тире-венерология диспансеры табиб - дерматологы Айгөл Галимова белән очрашып сөйләштек. Айгөл Альфредовна, битенә бетчә чыгып күпчелек, бигрәк тә яшүсмерләр интегә. Аларга бу очракта нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә? -...
-
Лениногорскилылар "Халык контроле" порталына хәбәр итә ала
Хезмәт хакын конвертлата түләү, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү, яисә әлеге өлкәдә закон бозу очраклары турында "Халык контроле" дәүләт порталына хәбәр итәргә мөмкин. Сылтамасы:https://uslugi.tatarstan.ru.
-
новости
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен яңа электрон сервис барлыкка килде
Ата-аналар балалар бакчасын алмаштыру сервисын елына бер тапкырдан да артыграк файдалана алмый. Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Татарстанда яшәүчеләр өчен яңа сервис барлыкка килде. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре үзләре электрон чиратка кую турындагы мәгълүматны үзгәртә ала. Балалар бакчасын алмаштыру өчен, алдан бирелгән гаризаны онлайн-режимда төзәтергә кирәк. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру...
-
ӨЕҢӘ ЧАКЫР, КЕМ ИКӘНЕҢНЕ ӘЙТӘМ...
Кулыма бик кызыклы китап килеп керде әле. Һәр көнгә психологик киңәшләр язылган анда. Психолог Сергей Степанов әнә шулай төрле кыен ситуацияләрдән чыгу юлын өйрәтә. Кәефне ничек күтәрергә? «Шоколад терапиясе» файдалымы? Оялудан котылу өчен нишләргә? Үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаганда савыт-саба вату кирәкме? Кемгә нинди төсләр ошый? Стресстан котылу өчен... 8 стакан сок...
-
Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучысы директорны судка биргән
Лаеш районындагы Столбище урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Садыйкова кыскартылган өч дәрес өчен директорны судка биргән. Район мәхкәмәсе әлеге сәгатьләрне кире кайтарган. Гаделлек табылган, әмма җитәкче белән ике арада мөнәсәбәтләр бозылмаганмы? Алга таба педагогка аның белән бер түбә астында эшләү авыр булмасмы? Бүген Столбище мәктәбендә 15кә якын...
-
Лениногорскида Студентлар балы узды (фотолар)
25 гыйнварда Яшьләр бүлеге шәһәр уку йортларының иң яхшы студентларын җыеп, студент балы үткәрде. Кунаклар каршында «Астра» бию төркеме чыгыш ясады, алар вальс биеде. Студентла үзләре дә берничә бию башкарды. Шулай ук кызыклы конкурслар да булды. Балның патшасын һәм патшабикәсен дә сайладылар. фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru
-
Лениногорскилыларны "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул (ГТО)" фестивалендә катнашырга чакыралар
3 февральдә 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул ГТО" кышкы фестивале узачак. ГТО нормативларын тапшырырга теләкләре булучылардан һәркем катнаша ала. Моның өчен: gto.ru интернет-ресурсында теркәлгән булу кирәк, заявканы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенә бирергә кирәк. Үзегез белән медицина белешмәсе - табибтан рөхсәт булу кирәк. Белешмә...
-
Лениногорскилылар чаналар конкурсында катнашырга әзерләнә
Лениногорскиның Аграр яшьләр бүлекчәсе бу көннәрдә Мамадышта узачак креатив чаналар республика фестивалендә катнашырга әзерләнде. Ул иртәгә, 27 гыйнварда узачак. Алар нефть качалкасы формасындагы чана ясап, нефть тематикасын күтәреп чыгарга булганнар. Уңышлар телибез. фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru
-
Лениногрскида картинг буенча ярыш үтте
Ярышлар Татарстанның көньяк-көнчыгышы кышкы кубогы 2нче этабы булып, Лениногорск районы башлыгы кубогына үтте. Анда республика районнарыннан, Башкортстан, Удмуртиядән килгән 90 узышчы катнашты. Лениногорскиның«Профессионал» командасы икенче урын алды. фото:http://leninogorsk.tatarstan.ru
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәш: машинаны кардан чистартабыз
Һәр хуҗаның машинасын кар-боздан арындыру өчен кулланыла торган кыргычлы щеткасы бар. Әмма бу җайланманы белеп файдаланырга кирәк. Кыргыч тәрәзәне чистарту өчен генә. Пыяла катылыгы боз һәм пластмасс кыргычтан ныграк булганга, тәрәзәгә зыян килми. Әмма кыргычны алга таба гына хәрәкәтләндерергә кирәк, кирегә кырсаң, ул үзендә калган боз кыйпылчыклары, ком белән тәрәзә...
-
Лениногорскиның яшь хоккейчылары финал уеннарга әзерләнә
Гыйнвар аенда яшь хоккейчылар бөтенроссия ярышлрының республика этабы үтте. 2005-2006 елгы хокейчылар арасындагы ярыш Лениногорск Боз сараенда үтте. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Зәй командалары катнашты. Беренче урынны безнең «Нефтяник» командасы алды (тренеры Галлямов Р.М.). 2007-2008 елгы хоккейчылар Азнакайда уйнады. Анда Зәй, Бөгелмә, Җәлил поселогы, Азнакай һәм Лениногорск командалары көч сынашты. Безнең...