Лениногорск табибы битне чистарту буенча киңәшләр бирә
Бит тиресе бозылып, бетчә чыгып җәфаланучылар аның никадәр уңайсыз булуын үзләре генә белә. Бу хәл аеруча да яшүсмерләрдә күзәтелә. Шушы көннәрдә шәһәребезнең тире-венерология диспансеры табиб - дерматологы Айгөл Галимова белән очрашып сөйләштек. Айгөл Альфредовна, битенә бетчә чыгып күпчелек, бигрәк тә яшүсмерләр интегә. Аларга бу очракта нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә? -...
Бит тиресе бозылып, бетчә чыгып җәфаланучылар аның никадәр уңайсыз булуын үзләре генә белә. Бу хәл аеруча да яшүсмерләрдә күзәтелә. Шушы көннәрдә шәһәребезнең тире-венерология диспансеры табиб - дерматологы Айгөл Галимова белән очрашып сөйләштек.
Айгөл Альфредовна, битенә бетчә чыгып күпчелек, бигрәк тә яшүсмерләр интегә. Аларга бу очракта нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
- Соңгы елларда бу проблема күп кешене борчый, безгә мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Аның сәбәпләре бик күп төрле. Бу экологиягә дә, яшүсмерләрнең үсеш чорына да бәйле булырга мөмкин, яисә башка авырулар нәтиҗәсе. Тән тиресенең чиста булуына дөрес туклану да зур роль уйный. Мәсәлән, газлы эчемлекләр, ризыкның сотавында фосфат булганнары, бик майлы һәм татлы булганнары зарарлы.
- Кайберәүләр табибка мөрәҗәгать итәргә кыенсынып, үзлектән генә дәвалана.
- Әйе, андыйлар да бар. Тик үзлектән дәваланган очракта ул уңай нәтиҗә бирмәскә, киресенчә, чирне арттыру гына булырга мөмкин. Мәсәлән, күптән түгел бер унҗиде яшьлек бер кыз килде. Бите кып-кызыл. Ул икән матурлые салонына барып битен чистарткан, заманча әйтсәк пилинг ясаткан. Биттә сыткылар пәйда булганда андый процедураларны ясату катгый рәвештә ясаиу тыела. Шуңа күрә, кешедә тән тиресе бозылу проблемасы туа икән тартынмаска, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тиешле анализлар тапшыргач кына дәвалау курсы билгеләнә. Әле анализлар әзер булгач та, өстәмә белгечләрне: калкысыман бизен тикшертергә кушабыз.
- Бу проблема белән еш киләләрме?
- Әйе, күп очракта 14-17 яшьлек кызларны әниләре кулларыннан тотып алып килә. Алар балаларының бетчәләреннән оялып, кешеләр белән аралашмавына, үзләрен ямьсезгә санавына зарлана. Әйтеп узганымча, беренче чиратта, бетчәләрнең нилектән килеп чыгуын ачыклау бик мөһим. Кирәкле анализлар
(демодекска) тапшырганнан соң гына, диагноз куеп, дәвалауга тотынырга була.
Егерме яшьтән узган егет-кызлар да еш мөрәҗәгать итә. Тик алар очрагында битләренә, тәннәренә чыккан бетчәләрне дәвалау күпкә катлаулырак. Бу очракта эзләр, шрамлар кала. Шуңа да, сездә шундый проблема килеп туа икән, мөмкин кадәр табибка иртәрәк күренергә киңәш итәм.
- Дәвалауга килгәндә, ул күпме вакытка сузылырга мөмкин?
- Биттәге бетчәләрне җиңел генә бетерү мөмкин түгел, чөнки һәркемнең организмы һәм тире үзенчәлекләре дә төрле. Гадәттә, дәвалау курсы алты айдан алып ике елга кадәр сузылырга мөмкин. Табиб кушкан даруларны кулланам да, бер ай вакыт өчендә "матур" булам диеп уйлау- ялгыш фикер. Дәвалануым файдага булмады инде, дип күңел төшенкелегенә дә бирешергә кирәкми. Янәдән табибка күренергә һәм бетчәлә белән "көрәш"не дәвам итәргә кирәк.
- Бетчәләрдән котылырга теләп, кайберәүләр аны сыта. Сез моңа ничек карыйсыз?
- Бетчәне сытып, шул рәвешле юкка чыгарабыз, дип нык ялгышалар. Сыткан очракта, инфекция тиренең тирән катлауларына кереп урнаша һәм башка бетчәләргә дә күчеп аларда булган ялкынсынуны арттыра гына. Нәтиҗәдә, сытылган бетчә тирәсендә яңалары пәйда була һәм алар зурлыгы белән аерылып торалар. Шуңа күрә, аларга бөтенләй кагылырга кирәкми.
- Нинди киңәшләр бирер идегез?
- Битне сабын белән артык еш юмаска. Ничек кенә сәер тоелмасын, чиктән тыш чисталык та бетчәнең сәбәпчесе. Биттәге кара төрткеле бетчәләр ул пычрак түгел, ә тиредән бүленеп чыгучы майның катып, шундый форма алуы. Бетчәнең сәбәбе бик тирәндә, эчтә ята - шуңа күрә сез көнгә 20 тапкыр юынсагыз да, ул кара бетчәләр аңа карап кына кимемәс. Киресенчә, битне артык еш юуу, бетчә барлыкка килүгә сәбәп була да, чөнки аны юа торгач, сез аны тәмам корытасыз һәм аның инфекцияләргә каршы торучанлыгы да кимеп, кызыл бетчәләр барлыкка килә.
- Телевизордан битне чистарту турында кызыктырылык рекламаларны еш күрәбез
-Бетчәдән коткара дип рекламаланучы һәм даруханәләрдә сатылучы препаратларның файдасы юк дип әйтә алмыйм. Ләкин аларны сатып алганчы, табиб белән киңәшләшү мәҗбүри. Һәркемнең тире үзенчәлекләре төрле, кемгәдер килешкән крем сезгә килешмәскә һәм битегезне мәңгегә шадра калдырырга да мөмкин.
Материалны Зилә Мөдәррисова әзерләде.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев