26 февраль 2020 яңалыклары
-
Лениногорскида «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Анюринга, Әхтәм Зыятдиновка һәм Алексей Ларионовичка “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медальләрен тапшырды.
-
«100 легендар бренд»ның 1 этабы җиңүчеләре билгеле
ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең беренче этабында беренче 57 җиңүче билгеле булды.
-
Март аенда Татарстанда нинди һава торышы булачак?
Идел-Нократ районы һәм Урта Иделдә март аенда -1…-3 градус булачак. Бу нормадан 2-3 градуска югары. Явым-төшемнәр күләме 50-70 мм — күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак булыр дип фаразлана.
-
Хәле начарланган ир-атка ашыгыч ярдәмне дөрес адреска чакыртмаганнар, ир-ат үлгән
Казан янында Яңа Салмачы бистәсе кибетләренең берсендә өлкән яшьтәге ир-атның кинәт хәле начарлана, аңа ашыгыч ярдәм чакырталар. Соңрак ачыкланганча, ярдәм дөрес адрес буенча чакыртылмаган була. Бу хакта «Татар-информ»га ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
-
«Россия лидерлары. Сәясәт» яңа бәйге игълан ителде
Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко булачак сәясәтчеләр һәм закон чыгаручылар өчен «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасында «Россия лидерлары. Сәясәт» дигән яңа конкурс башлану турында игълан итте.
-
Лениногорск әти-әниләре Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
Бүген лениногорскилылар «Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Имтихан бирү 7нче мәктәптә узды.
-
Коронавирус «КАМАЗ» предприятиесенә йогынты ясый?
«КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте, Кытайдан китерелә торган комплектлау җиһазларына кытлык күзәтелгән очракта, тулы булмаган эш атнасы кертү мөмкинлеге турында боерык чыгарды. Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында әлеге илдән детальләр алуда кыенлыклар килеп туарга мөмкин. Бу хакта «Вести КАМАЗа» газетасы яза.
-
Лениногорскилылар ГТО нормалары тапшырды
Шәһәрнең “Юность” спорт комплексы тирында һәм 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең манежында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең I этабы узды.
-
Дәрескә исерек хәлдә кергән укытучыны эштән азат иткәннәр
Азнакайда технология укытучысы, дәрескә исерек хәлдә кереп, мәгариф турындагы законны бозган. Канун таләпләрен тупас бозган, шулай ук үзен лаеклы тотмаган өчен ул эшеннән азат ителгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
-
Татарстанда үз продукциясен чит илгә сатучы 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән
2019 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча, Татарстанда чит ил базарларына йөз тоткан 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән.
-
Лениногорскида котыру чире сәбәпле карантин кертелде
Лениногорск шәһәренең Хәйретдинов урамында котыру авыруы буенча карантин кертелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республика президенты сайтында урнаштырылган.
-
Шикәр комының бәясе артырга мөмкин
Россиядә шикәр артык күп җитештерелү аркасында өч предприятиегә ябылу куркынычы яный, алар арасында Нурлат шикәр заводы да бар. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.